tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа татар драматургларын Ркаил Зәйдулла, Юлия Тупикина, Михаил Дурненков әзерләячәк
Яңа татар драматургларын Ркаил Зәйдулла, Юлия Тупикина, Михаил Дурненков әзерләячәк

Яңа татар драматургларын Ркаил Зәйдулла, Юлия Тупикина, Михаил Дурненков әзерләячәк

Яңа татар драматургларын Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла, шулай ук Юлия Тупикина белән Михаил Дурненков фамилияле педагоглар әзерләячәк. II «Яңа татар пьесасы» яшь драматурглар лабораториясе турында Камал театры хәбәр итә.

Юлия Тупикина — драматург, журналист, сценарист. Ул I «Яңа татар пьесасы» драматурглар лабораториясе педагогы иде. «Яшьләр сишәмбесе» проекты кысаларында пьесасы куелган авторлар Гүзәл Сәгыйтова һәм Сөмбел Гаффарованың кураторы.

Кариев театрында куелган «Ләйлә вә Мәҗнүн» спектакленең дә пьеса авторы ул. Кариев театрының балалар һәм яшүсмерләр өчен «ASYL» Бөтенроссия драматурия конкурсының экспертлар комиссиясендә дә Юлия Тупикина бар иде.

Михаил Дурненков — драматург, сценарист, педагог, егермеләп пьеса авторы. «Алтын битлек» тетар премиясе лауреаты, «Любимовка» фестиваленең арт-директоры.

Ркаил Зәйдулла — татар шагыйре һәм соңгы елларда татар театрларында актив куелган драматург. Татарстан дәүләт советы депутаты.

1-15 августта лаборатория кысаларында лекция-семинар интенсивы үтәчәк: бу драматург-педагоглар яшь авторлар белән үзләренең һөнәри осталыклары белән бүлешәчәк. Белем бирү рус һәм татар телләрендә online режимда алып барыла. 15 августтан 1 ноябрьгә кадәр катнашучылар, остазлары җитәкчелегендә, үз синопсислары буенча оригиналь пьесалар яза.

Рузилә Мөхәммәтова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*