tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Яңа татар пьесасы – 2014» конкурсы башлана
«Яңа татар пьесасы – 2014» конкурсы башлана

«Яңа татар пьесасы – 2014» конкурсы башлана

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, «Казан утлары» журналы һәм «Татарстан яшьләре» газетасы драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2014» премиясенә конкурс игълан итәләр.

Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган һәм матбугатта чыгарылмаган татар телендә иҗат ителгән пьесалар тәкъдим итә алалар; узган “Яңа татар пьесасы” конкурсларында катнашкан әсәрләр кабул ителми. Конкурс ябык; псевдоним белән имзаланган әсәрләр (текстларның компьютерда яки язу машинкасында басылуы һәм электрон варианты булу шарт) 2 экземплярда кабул ителә; автор турында белешмәләр (фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, адресы һәм телефоны, кыскача иҗат биографиясе) ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла. Конкурс шартлары үтәлмәгән очракларда, ягъни әсәрнең авторы күрсәтелмәсә, яки автор турындагы мәгълүматлар дөреслеккә туры килмәсә, пьеса жюри тарафыннан бәяләнгәннән соң да конкурстан чыгарылырга мөмкин.

Конкурска җибәрелгән пьесалар кире кайтарылмый һәм рецензияләнми, алар Г.Камал театры китапханәсендә сакланалар. Пьесалар конкурска 2014 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә. Текстларны почта буенча түбәндәге адреска җибәрүегез сорала: 420021, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Яңа татар пьесасы-2014» конкурсы.

Җиңүче авторлар акчалата беренче, икенче һәм өченче премияләр белән бүләкләнә.

Конкурс кысаларында ике номинация игълан ителә: 1. Махсус номинация – “Балалар һәм яшүсмерләр өчен пьеса” 2. Татар әдәби әсәренә нигезләнеп язылган инсценировка

Моннан тыш Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус премия билгеләнә. Конкурска кабул ителгән әсәрләрнең сыйфатына карап жюри беренче, яки башка бер премияне бирмәскә, хәтта конкурсның үтәлмәве турында карар да чыгарырга мөмкин. Барлык премияләр дә конкурсның генераль һәм рәсми спонсорлары тарафыннан бирелә.

Конкурс турында өстәмә мәгълүматларны конкурсның координаторы Гөлнур Гиматовадан 8 (843) 293-52-50 телефоны буенча яки [email protected] электрон почтасы аша алырга мөмкин.

Конкурс 2 этапта уздырыла: – 1 этапта (2014 елның 1 декабренә кадәр) жюри әгъзалары конкурска килгән барлык пьесаларны укыйлар һәм 2 этапка узган 10-15 пьесадан торган шорт-бит төзиләр. Бу шорт-бит массакүләм мәгълүмат чараларында һәм www.kamalteatr.ru интернет сайтында урнаштырыла. – 2 этапта жюри җиңүче әсәрләрне билгели.

Конкурста җиңеп чыгучы авторларның исемнәре 2014 елның 22 декабрендә игълан ителәчәк.

«Яңа татар пьесасы-2014» конкурсына җибәрелгән пьесаларны бәялиләр: жюри рәисе – Фәндәс Сафиуллин, жюри әгъзалары – Равил Фәйзуллин, Гали Арсланов, Фәрит Бикчәнтәев, Рәшит Заһидуллин, Рөстәм Галиев, Айгөл Габәши, Нияз Игъламов, Кадрия Идрисова, Илдар Хәйруллин, Исмәгыйль Шәрәфиев, Нурания Җамали, Лилия Әхмәтова.

Конкурста җиңеп чыгучы пьесалар кулъязма хокукында махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*