tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа татар пьесасы бәйгесендә икенче турга 20 пьеса үтте – исемлек
Яңа татар пьесасы бәйгесендә икенче турга 20 пьеса үтте – исемлек

Яңа татар пьесасы бәйгесендә икенче турга 20 пьеса үтте – исемлек

Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының драматургия өлкәсендәге “Яңа татар пьесасы-2016” конкурсы буенча жюри утырышы узды. Галим Искәндәр Гыйләҗев җитәкчелегендәге жюри әгъзалары конкурсның икенче турына 20 пьесаны сайлап алды. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итте. Быелгы бәйге театрның 110 еллык юбилеена багышлана.

Мәгълүм булганча, унберенче тапкыр оештырылучы иҗади конкурска быел татар телендә иҗат ителгән 58 пьеса килде. Икенче турга түбәндәге пьесалар узды:

  1. Илхан Казанлы “Тәрәзәдә һаман ут яна”
  2. Илбәк Иделле “Хирург”
  3. Газиз Маякчы “Буранлы көн”
  4. Хәерче Хәйрияче “Акча бездә бер букча”
  5. Илбәк “Кайту”
  6. Балык “Хуш киләсең, Яңа ел!”
  7. Хан “Авыл гүзәле яки “Мисс деревня”
  8. Йорт “Инсафның мәхәббәте”
  9. Фәтхи “Сагынган чакларымда”
  10. Чал Нәүмиз “Мәхәббәткә чикләр юк”
  11. Алтын Кәрәкә “Тыкрыкта булды бу хәл”
  12. Сөрән “Мәңге хан”
  13. Марсель Абзалов “Кайтыр юлга чыккан идем”
  14. Кол Шәрифә “Прима”
  15. Шурасу “Кит… Китмә!”
  16. Җамалетдин “Борһан йорты”
  17. Агач “Тамчылар”
  18. Сын “Эх, җаныем”
  19. Мәгарәчеләр “Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт”
  20. Субаш Нәгыймә”

Бәйгегә әсәрләрне авторлар псевдоним белән тапшыра. Икенче турга узган пьесалар арасыннан җиңүчеләрне 22 декабрьдә игълан итәчәкләр.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*