tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Яңа татар шигърияте антологиясе” китабын тәкъдим итү чарасы була
“Яңа татар шигърияте антологиясе” китабын тәкъдим итү чарасы була

“Яңа татар шигърияте антологиясе” китабын тәкъдим итү чарасы була

Бүген сәгать 17.30да Казан ратушасында “Аксенов-фест-2015” фестивале кысаларында “Яңа татар шигърияте антологиясе” китабын тәкъдим итү чарасы була. Ул музыкаль спектакль рәвешендә узачак.

Татар һәм рус телләрендә дөнья күргән басмага 22 татар һәм 8 рус шагыйренең иҗат җимеше кергән. Аерым алганда, яңа буын татар авторларын бүгенге рус шагыйрьләре, үзләренә ошаган әсәрләрне сайлап алып, тәрҗемә иткән. Мәскәүдәге “Октябрь” журналы редакциясе, шагыйрьләр, тәрҗемәчеләр, мөхәррирләр һәм рәссамнарның уртак хезмәте булган ике телдәге әдәбиятны берләштерү – проектның төп максаты.

Бүгенге кичәдә шушы антологиягә мөнәсәбәте булган яңа буын татар шагыйрьләре Булат Ибраһим, Луиза Янсуар, Рифат Сәлах, Рузәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Дания Нәгыймуллина, Фәнил Гыйләҗев белән бергә замандашлары Ирина Ермакова, Виктор Куллэ, Алексей Саломатин әсәрләрен укыячак. Әдәби чарага музыкаль “күлмәк”не Юрий Щербаков җитәкчелегендәге “V.Aks-band” джаз коллективы “кидерәчәк”.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*