tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Яңа татар җыры” бәйгесенә гаризалар Швеция һәм Италиядән дә килгән!
“Яңа татар җыры” бәйгесенә гаризалар Швеция һәм Италиядән дә килгән!

“Яңа татар җыры” бәйгесенә гаризалар Швеция һәм Италиядән дә килгән!

“Яңа татар җыры” конкурсына гаризалар кабул итү тәмамланды. Бәйгене оештыручыларның берсе, Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов хәбәр иткәнчә, конкурска 344 яңа җыр килгән.

Шуларның 201е – Татарстаннан, 100 – Башкортостаннан, 8 – Мәскәүдән, калганнары – башка төбәкләрдән, шул исәптән – Швеция һәм Италиядән. 9 айдан артыграк барган иҗади марафонның беренче этабы тәмам. Нәтиҗәләр ясарга әле иртәрәк.

Р.Фәттахов хәбәр иткәнчә, хәзер экспертлар, жюри әгьзаларының аналитик эше башлана. 14-15 сентябрьдә Казанда финал тыңлаулары узачак. Ә инде 22 ноябрьгә Казанда “Яңа татар җыры” бәйгесенең гала-концерты планлаштырылган.

“Конкурска 344 яңа җыр килгән икән, димәк, татар халкының җыр-моң чишмәсе исән, Аллага шөкер”, – дип шатлыгы белән уртаклаша Р.Фәттахов.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*