tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа уку елында Башкортстанда 50 меңгә якын бала татар телен өйрәнәчәк
Яңа уку елында Башкортстанда 50 меңгә якын бала татар телен өйрәнәчәк

Яңа уку елында Башкортстанда 50 меңгә якын бала татар телен өйрәнәчәк

Яңа уку елында Башкортстанда 50 меңгә якын бала татар телен өйрәнәчәк. Башкортстан республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгында «Татар-информ» хәбәрчесенә ата-аналар гаризасы буенча күпме укучы татар телен һәм әдәбиятын өйрәнәчәген сөйләделәр.
Алдан үткәрелгән мониторинг буенча 2018-2019нчы елларда Башкортстан мәктәпләрендә 470 меңнән артык бала укыячак . Аларның 10 проценты туган тел итеп татар телен сайлаган. Башкортстанның мәгариф министрлыгы мәгълүматы буенча, рус һәм башкорт телләре дәүләт теле буларак, барлык мәктәпләрдә укытылачак. Татар теле туган тел дәресе буларак 12 муниципаль районда һәм 4 шәһәр төбәкләрендә биреләчәк.

Башкортстан хөкүмәте 2019-2024 елларга дәүләт һәм республикада яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерү буенча махсус программа раслады. Аны үтәү өчен 683 млн сум акча бүленгән. Дәүләт программасы кысаларында рус теленә – 32 млн сум, башкорт теленә – 170 милионнан артыграк, туган телләргә – 478, 7 млн сум бирелгән.

“Татар-информ” хәбәрчесенең татар телен үстерүгә һәм саклауга ничә сум акча бүленгән дигән сорауга мәгариф министрлыгында акча “туган тел” категориясенә кагылган барлык телләргә дә бүленә, аерым билгеләү каралмаган, дип җавап бирделәр. Барлыгы, мәгариф министрлыгы мәгълүматы буенча, туган телләр категориясенә башкорт һәм урыс теле белән бергә 14 тел керә.

2010нчы елда Россия күләмендә үткәрелгән халык санын исәпкә алу буенча, Башкортстанда 24,78 процент татарлар яши. Бүгенге көндә күрше республикада 4 татар гимназиясе эшли. Шулай ук Уфада 3 татар якшәмбе мәктәбе һәм махсус татар телен өйрәнергә теләүчеләр клубы эшләп килә.

Уфа, Миләүшә Латыпова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*