tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа үрләр артыннан
Яңа үрләр артыннан

Яңа үрләр артыннан

Удмуртия республиканың спорт-адаптация мәктәбе укучысы Ринат Якупов терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында тхэквондо буенча Дөнья чемпионатының бронза призеры булды. Ярышлар шушы көннәрдә Төркиядә узды.

Дөнья чемпионы исеменә 65 илдән 600дән артык спортчы дәгъва итте. Ринат Якупов сүзләренә караганда, ул Удмуртиядән бердәнбер спортчы булган. “Мин тумышым белән Башкортстанның Яңавыл шәһәреннән. Соңрак Үзбәкстанда яшәдем, 2013 елда Россиягә кайт­тым. Тхэквондо белән ел ярым шөгыльләнәм. Хәзер Казан шәһәрендә укыйм һәм әзерлекләр дә шунда үтә. Тик мин бары тик Удмуртия өчен чыгыш ясыйм”, — дип сөйләде Ринат.

Спортчы узган елда көзен узган паратхэквондо буенча Россия чемпионатында катнаша һәм икенче урынны яулый. Ә мондый зур ярышларда беренче тапкыр чыгыш ясаган икән. Аңа Россия, Корея, Марокко һәм Польша спортчылары белән көрәшергә туры килгән. Үзенең көчле икәнен исбатлау өчен бар көчен куя һәм сынатмый. “Минем өчен җан атып торган һәр кешегә зур рәхмәтләремне әйтәсем килә. Ярышларга бер көн кала миңа социаль челтәрләр аша бик күп кеше җиңү теләп язды. Аларны укып сөенәм. Киләчәктә дә тагы да зуррак үрләр яулау өчен тырышачакмын”, — ди Ринат.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*