tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңадан корылган Мәскәү Җәмигъ мәчете ачылу тантанасына мәртәбәле кунаклар көтелә
Яңадан корылган Мәскәү Җәмигъ мәчете ачылу тантанасына мәртәбәле кунаклар көтелә

Яңадан корылган Мәскәү Җәмигъ мәчете ачылу тантанасына мәртәбәле кунаклар көтелә

Корбан гаете алдыннан 23 сентябрьдә төзекләндерүдән соң Мәскәү Җәмигъ мәчете тантаналы рәвештә ачылачак.

Яңа комплексның мәйданы – 18,9 мең квадрат метр (искесендә барлыгы 964 квадрат метр иде). Хәзер Мәскәү Җәмигъ мәчете 10 мең кешене эченә сыйдыра алачак. Мәчет төзелеше берничә елга сузылды. Яңартылган мәчет бинасы алты катлы. анда 7 лифт эшләячәк, гөмбәзе биеклеге –  47 метр, диаметры – 27 метр. Төзелешкә матди ярдәмне гади мөселман халкы да, кардәш мөселман илләре дә күрсәте. Аеруча зур күләмдә Төркия һәм Казахстан булышканнар.

Мәчет ачылу тантанасына күп санлы мәртәбәле кунаклар киләчәк дип көтелә. Матбугат чаралары бәйрәмгә килүчеләр арасында Россия Президенты Владимир Путин, Төркия Президенты Рәҗәп Таип Эрдоган, Палестина лидеры Мәхмүт Аббас исемнәрен атый.

Бәйрәм чараларына Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*