tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яндекс.Переводчик сервисы татар теленә тәрҗемә итә башлады
Яндекс.Переводчик сервисы татар теленә тәрҗемә итә башлады

Яндекс.Переводчик сервисы татар теленә тәрҗемә итә башлады

Яндекс татар теленә һәм татар теленнән машина тәрҗемәсе хезмәтен ачты. Кулланучы хәзер татар сүзләрен, сүзтезмәләрен, җөмләләрне 47 телгә тәрҗемә итә ала, һәм киресенчә шул 47 телдән татарчага аудара ала.

Яндекстагы тәрҗемәче статистик рәвештә эшли. Төрле телләрдәге текстлары һәрдаим чагыштырып аларны дөрес  тәрҗемә итәргә өйрәнә. Яндекста татар та — статистический: система сопоставляет одни и те же тексты на разных языках и таким образом учится их переводитьелен тәрҗемә өчен иң авыр телләрнең берсе дип исәплиләр Чөнки телнең морфология катлаулы санала һәм интернетта татар телендә һәм башка телләрдә бертөсле текстлар юк диярлек. Татар теле тәрҗемәсен Яндекс Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре белән берлектә эшләде.

Яндекстагы эзләү системасына җибәрелгән сораулар статистикасы күрсәткәнчә, татарчага тәрҗемә хезмәте беренче чиратта Татарстанда яшәүчеләрне кызыксындыра. Һәр ай кулланучылар бу темага 40-50 мең сорау бирә. Шунысы да бар, каникул көннәрендә, бу сораулар саны кискен кими. Димәк, мондый хезмәт белән кызыксынучыларның күпчелеге мәктәп укучылары. Шулай ук Башкортстан, Ульяновск өлкәсендә һәм Кырымда рус-татар тәрҗемәсенә ихтыяҗ зур.

Яндекс.Переводчик сервисы 2011 елда ачылды. Бүген анда көненә 6,5 тәрҗемә эшләнә, аны 500 меңнән артык кеше куллана. Хезмәт мобиль кулланышта да ачыла. Әлегә анда татар теле юк, ләкин Яндекс тиз арада булачак дип вәгъдә итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*