tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңгырады халкыбызның моңлы җырлары
Яңгырады халкыбызның моңлы җырлары

Яңгырады халкыбызның моңлы җырлары

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә шәһәребезнең  җыр-моңга сәләтле, халык көйләрен, җырларын яраткан, талантлы иҗади шәхесләрен җыйган “Себер нурлары” ансамбленең отчет концертына шәһәр тамашачылары җыелды.

абсалямоваАнсамбльнең җитәкчесе Динара Нәркис кызы Әбсәламова Төмән дәүләт мәдәният академиясен тәмамлаган белгеч. Ул мәдәният үзәгендә 2001нче елдан эшли. “Себер нурлары”ннан башка балалар вокал ансамбле “Ләйсән”нең җитәкчесе дә. Җыр-моңга мәхәббәт нәселдән күчкән аңа. Татар җырларын яраткан әтисе ансамбльдә җырлый, әнисе  шәһәрдә узган бер татар концертын калдырмый. Үзе мәктәптә укыган елларны балалар музыка мәктәбен тәмамлый, аннары мәдәният һәм сәнгать училищесында белем ала.

Шәһәрдә татар үзешчән төркемнәренең саны күп түгел. “Себер нурлары” халыкка алтынчы ел хезмәт итә. Бу ансамбльне оештыручы, даими җитәкчесе Д.Н.Әбсәламова үз эшен яратып, аңа бөтен көчен, талантын биреп башкара. Милли костюмнар тектерү өчен иганәчеләр табып, җырчыларын шатландырды. Ансамбльдә татар сәнгатенә җаны-тәне белән бирелгән, милләтпәрвәр җырчылар катнашалар: Тәскирә Авнякова, Әлфия Майгадарова, Зөлфинур Юмашева, Лариса Җәмилова, Рәйсә Плесская, Гали Сәитов, Нәркис Нигъмәтуллин, Роберт Сәитов. Халкыбызның матур көйләрен  халыкка бүләк иткән, табигый сәләт иясе, ансамбльнең оста  баянчысы Азат Абдуллинның да чыгышларын тамашачылар яратып тыңлыйлар. Хатын-кызлар ансамбле, дуэт, квартет, соло-аларның чыгышлары көчле алкышларга күмелде. “Себер дин.абсалямованурлары” зур тырышлык белән быел да отчет концертларына әзерләнгәннәр. Аларның җитәкчеләре Динара Нәркис кызы яшь булса да,  максатчан, киртәләрдән куркып тормый . Ул: “Безнең ансамбль җырчылары татар халык җырларын яратып җырлыйлар. Өлкән һәм урта яшьтәге тамашачылар “Себер нурлары” башкаруындагы җырларны көтеп алалар. Сәләтнең бер өлеше тумыштан булса,   уңышларга ирешү өчен тырышлык кирәклеген, без онытмыйбыз. Ансамбльдә сәләтле җырчылар катнашалар, аларның  теләкләре  зур булганга күрә, безне тамашачылар да яхшы беләләр, таныйлар. “Себер нурлары” милли, дини бәйрәмнәргә багышланган концертларда, шәһәр күләмендә узган мәдәни чараларда катнашалар”, – диде.

Алар шәһәр, өлкә, регионара фестиваль-бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар да алалар. Концерт дәвамында ансамбльдә җырлаучыларның иҗат уңышлары экраннан күрсәтелеп барды. Халык җырларын башкаручылар: Тәскирә Авнякова, Зөлфинур Юмашева, Рәйсә Пилесская булдылар, Гали Сәитов башкаруында “Кыр казлары”, Әлфия Майгадарова башкаруында “Ак чәчәкләр”, Роберт Сәитов белән Динара Әбсәламова башкаруында  “Чулпан”, “Кайда син, гармун” җырлар, замана җырларын башкаручылар Лариса Җәлилова, Нәркис Нигъмәтуллин тамашачыларның күңел кылларын тибрәтте, мәхәббәтен яуладылар. Коллегаларын котлап шәһәребезнең талантлы җырчысы Хәсән Хучашев  “Гармунчы” җырын башкарды. Бу чараны “Мирас” бию ансабленең чыгышы бизәде. Сәхнәдән җирле шагыйрә Галия Абайдуллина “Себер нурлары”на багышлап иҗат иткән шигырен сөйләде, шәһәр милли мәдәни автономия әгъзасе Гөлҗиһан апа Закирова талант ияләренә котлауларын, җылы теләкләрен юллады. Алар татар мәдәниятебезне, җыр-моңнарыбызны саклауда зур өлеш керткән  ансамбльнең  җырчыларына, тамашачыларын хөрмәт итә белгән талантлы җитәкчеләренә  матур сүзләрен кызганмадылар. Бу көн ансамбльнең солистлары  Тәскирә апа Авнякова 60 яшь юбилеен, Лариса Җәлилова туган көнен каршы алдылар. Аларга котлауларыбызны юллыйбыз, иҗат уңышларын телибез. Мәдәни чараны сүз байлыгы шаян сүзләргә бай булган  Рузалия Курманалиева оста алып барды.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*