tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Янудан һәм хистән коелган….
Янудан һәм хистән коелган….

Янудан һәм хистән коелган….

Уфаның «Родина» кинотеатрында танылган шагыйрь Наҗар Нәҗминең тууына 100 ел тулуга багышлап төшерелгән документаль фильм тәкъдим ителде (режиссер – Әлфия Арсланова, сценарий авторы – Гәүһәр Батталова). Башкорт дәүләт филармониясе фойесында «Китап» нәшрияты һәм Вәлиди исемендәге Милли китапханә тарафыннан Наҗар Нәҗми китаплары, шагыйрь истәлегенә чыккан басмалардан тупланган күргәзмә оештырылды. Әлеге күргәзмәдә Наҗар Нәҗминең Сайланма әсәрләрдән торган күптомлыгы да сатуга куелды.

Башкорт дәүләт филармониясендә тантаналы искә алу кичәсе үтте.

Әлеге кичәгә  танылган шәхесләр, дәүләт эшлеклеләре, әдипнең дуслары һәм туганнары җыелды. Бәйрәм чараларында Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Салихов катнашты. Ул үз чыгышында:

«Наҗар Нәҗми кебек улларын данлый белгән халык – зур халык. Бөекләр яшәгән чордагы әдәби дуслык күперләрен какшатмыйк», – дигән сүзләр әйтте.

Кичәдә Наҗар Нәҗми әсәрләре, Башкортстанның халык артистлары  Фидан Гафаров, Назифә Кадыйрова, Башкортстанның атказанган артисты Алим Каюмов һәм башка сәнгать осталары башкаруында шагыйрь сүзләренә язылган иң популяр җырлар яңгырады.

Әдәби кичә Наҗар Нәҗминең кызы Алсу ханымның чыгышы белән төгәлләнде.

Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*