tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Япониядә ТР мәдәнияте көннәре уздырылачак
Япониядә ТР мәдәнияте көннәре уздырылачак

Япониядә ТР мәдәнияте көннәре уздырылачак

18-22 октябрь көннәрендә Япониядә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре уздырыла. Чаралар Токио, Кобе, Мацуэ шәһәрләрендә, Симанэ префектурасында үткәрелер дип көтелә.

Бу хакта Дәүләт хакимияте органнарының бердәм порталы планында әйтелә. Япониядә Татарстан мәдәниятен күрсәтү эшен оештыручылар буларак ТР Мәдәният министрлыгы, “Бөтендөнья татар конгрессы” халыкара иҗтимагый оешмасы һәм ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты күрсәтлгән.

ТР мәдәнияте көннәре уңаеннан, әлеге илдә “Япония һәм татар дөньясының мәдәни, икътисадый, технологик элемтәләре һәм багланышлары: тарих һәм чынбарлык” темасына халыкара фәнни конференция уздыру, шулай ук, Токиода татар милли бәйрәме Сабан туен үткәрү ниятләнә, дип хәбәр итте ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына.

Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты җитәкчесе урынбасары Радик Салихов ачыклык керткәнчә, конференциянең беренче өлеше Токиода уздырылачак, икенче өлешне исә Мацуэ шәһәрендә үткәрү планлаштырыла.  Конференция кысаларында Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтына узган гасырның 20-30 нчы елларында Япониядә чыккан “Милли байрак” газеталарының электрон форматка күчерелгән варианты тапшырылачак. Татарстанның Тарих институты Япониянең Симанэ университеты белән килешү нигезендә хезмәттәшлек итә, бу Симанэ университеты төрки-татарлар тарихын өйрәнү буенча зур эшләр башкару белән бәйле, дип сөйләде Радик әфәнде Салихов “Татар-информ” вәкиленә.

Моннан тыш, Кобе шәһәрендә урнашкан мәчетнең 80 еллык юбилее уңаеннан тантана уздыру ниятләнә. Өч катлы, ике манаралы җәмигъ мәчет 1935 елда ачылган, ул әлеге калада Ислам комитеты тарафыннан җыелган хәйрия акчаларына төзелгән һәм Япониядәге беренче мәчет санала. Архитектор – чехияле Ян Йозеф Свагр (1885-1969) аны традицион төрек стилендә эшләгән. 1943 елда мәчет Япония империя флоты тарафыннан конфискацияләнүгә дә карамастан, үз вазыйфасын үтәүдән туктамаган һәм хәзер дә гамәлдә. Япониядәге беренче мәчет җир тетрәүләргә чыдам итеп эшләнелгән һәм 1995 елда Япониядә көчле җир тетрәү вакытында да зыян күрмәгән.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*