enrutat
Баш бит / Японнар татар телен ни өчен өйрәнә?
Японнар татар телен ни өчен өйрәнә?

Японнар татар телен ни өчен өйрәнә?

Узган уку елында, мөгаен, иң күп телгә алынган фән – татар теле булгандыр. «Татар теле авыр, аның методикасы эшләнмәгән» дип тә карадылар, «Аның нигә кирәге бар?» дип әйтергә дә кыенсынмадылар. Япон егете Чихиро Тагучи бу мәсьәләдә бөтен кешегә үрнәк. Япониядә яшәп, үзлегеннән татарча өйрәнгән ул. Бер дигән итеп сөйләшә, хатасыз яза. Япониядә татар теле ни өчен кирәк? Ә иң мөһиме – ничек шулай өйрәнергә була? Татарстанда яшәүче бик күп ватандашларыбызга японнар тәҗрибәсе кызык та, үрнәк тә булыр.

 «МИН РУСЧА ДА БЕЛӘМ!»

Тукай туган көнен билгеләп, традицион Шигырь бәйрәмен үткәргән көннәрдә Казанда та­тар дөньясы өчен әһәмиятле тагын бер зур чара – Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада үтте. Алтынчы тап­кыр узды ул быел. Чихиро Тагучи әлеге олимпиадага килгән иде. Егет анда катнашып кына кал­мады, ә I дәрәҗә диплом белән дә бүләкләнде.

Ни кызганыч, татар телен ка­мил белүче Чихиро белән, күзгә‑күз карап, сөйләшеп утырып булмады. Халыкара олимпиада тәмамланганнан соң ук, туган ягына кайтып китте ул. Ләкин теге «Малыш һәм Карлсон» мультфильмындагы шикелле: «Ул китте, ләкин яңадан әйләнеп кайтырга вәгъдә бирде…»

Чихиро белән Интернет аша аралаштык. Иң берен­че чиратта шуны әйтим: егет мин биргән сорауларга җа­вапларны бер хатасыз язды.

Җөмләләре төзек, камил булуы белән таң калдырды. Казанда яшәгән рус баласы түгел, татар малай-кызларының да күбесе болай булдыра алмаска мөмкин бүген.

Җавап, дигәннән… Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиаданың жюри рәисе – филология фәннәре докторы, профессор Фираз Харисов Чи­хиро белән бәйле бер кызык ва­кыйга турында сөйләде:

– Олимпиада үзәгенә рус телле журналист килгән иде. «Үзенчә­лекле бер катнашучы белән әңгәмә корасы иде», – ди бу. «Хәзер, бер гаҗәеп егет белән таныштырам сезне», – дидем дә, журналист егетне Чихиро янына алып килдем. Япон егете елмаеп-көлеп татарча сөйләшә баш­лады. Журналист: «Кызганыч, мин сезне аңламыйм, татарча белмим», – диде. Чихиро исә ап­тырап калмады, русча сөйләргә кереште. Дөрес, аның татарчасы яхшырак, шулай да рус телендә дә фикерен җиренә җиткереп белдерә ала.

Менә бу очрак – бик күпләргә үрнәк. Теләгең булса, димәк та­тарчаны рәхәтләнеп өйрәнеп була. «Татарча нигә кирәк?» – дигән сорауга да җавап анык: «Аралашыр өчен!» Тормышта нинди генә хәлләр булмый. Бүген кирәкмәсә, иртәгә кирә­ге чыгарга мөмкин. Өстәвенә, Татарстанда яшибез, көн саен татарча сөйләшүне ишетәбез.

«ҮЗЛЕГЕМНӘН ӨЙРӘНДЕМ»

Чихиро Токиодагы Кэйо уни­верситетының политология факультетында укый. Дүртенче курсны тәмамлап килә. Гаиләдә алар өч ир малай икән, Чихиро – иң кечесе.

– Гаиләмдә, туганнарым ара­сында татарча берәү дә белми, – дип язды ул. Ә менә татар телен камил белүче танышлары, дус­лары бар икән. Шуларның бер­се – 2017 елда узган татар теле һәм әдәбияты халыкара олим­пиадасында Гран‑при яулаган кыз – Мидзуки Накамура. Нәкъ менә бу кыз Чихирога олимпиа­дада катнашырга тәкъдим иткән дә. Чихиро кызны укытучысы итеп тә күрә, чөнки хәзер Нака­мура татар телен тагын да камил дәрәҗәдә белә икән. Узган елгы олимпиадага килгәч, кыз, моңлы итеп татар җырын җырлап, ба­рысын да шаккатырган иде. На­камураның әбисе тумышы белән Башкортостан якларыннан, шуңа да татарча өйрәнә башлавы гаҗәп түгел кебек. Ә менә Чи­хирода татар каны юк. Телләр өйрәнү – аның хоббие.

– Япон теленнән тыш, инг­лизчә, немецча, французча, татарча, әрмәнчә һәм русча беләм, – дип язды миңа егет. – Аеруча төрки телләр белән кы­зыксынам. Татар теле дә төрки телләрнең берсе, шуңа татарча өйрәнергә теләк туды.

Чихиро татар телен 2014 елдан бирле өйрәнә икән. Дүрт ел элек Токиода татар теле курслары ачылган булган. Анда егермеләп кеше язылган.

– Курслар искиткеч шәп оеш­тырылган иде, татарчаны тиз өйрәндем, – ди Чихиро. – Укытучыбыз Гөлнара Карасава, күп телләрны яxшы белгәнгә күрә, русча аңлаган укучылар­га башта русча, төрекчә белгән укучыларга төрекчә аңлатты. Ни­гездә дәресләр татарча үтте. Курс­ларга әле дә киләләр. Мин исә укытучым Гөлнара Карасова белән аерым да шөгыльләнәм.

Чихироның тагын бер дусты – татарчаны яхшы белүче егет Юто Хисияма. Ул да алдагы ел­ларда Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада җиңү яулаган булган. Чихиро, татарчасын камилләштерү мак­сатыннан, Юто белән татар те­лендә аралашырга тырыша икән.

– Әллә Япониядә сез татарча гына аралашасызмы? – дип яз­дым Чихирога, уенын‑чынын бергә кушып.

– Әйе, менә әти-әниләрне дә татарчага өйрәтеп ятыш, – дип егет тә шаяртты. – Дөресен генә әйткәндә, без, японнарга, татар телен өйрәнү бик авыр тү­гел. Күпмедер дәрәҗәдә ул без­нең туган телебезгә охшаган. Аеруча грамматикада уртак як­лар күп.

Бүген Чихиро татар телен күбрәк Интернет аша өйрәнә. «Ана теле» онлайн-мәктәп аша да татарчасын камилләштергән.

– Япониядә татарча дәрес­лекләр юк иде. Хәзер Казан белән аралар бәйләнгәч, бу проблема актуальлеген җуяр, дип ышанам. Дәреслекләр шактый җыелды. Интернет аша да күп мәгълүмат табарга була, – дип язды егет.

…Чихиро Тагучиның хыялы тормышка ашкан – Казанга килеп өчпочмак, бәлеш, пәрәмәч аша­ган. Кремль, Кол Шәриф мәчетен барып караган.

– Казанга килгәч, бик тәэ­сирләндем. Кимендә, тагын бер атнага каласым килгән иде, тик мөмкинлек булмады. Һич­шиксез, тагын киләчәкмен. Татар тарихы белән якыннанрак таны­шасым килә. Һәм өчпочмак, кыс­тыбый пешерергә өйрәнәсе иде. Бу ризыклар белән өйдәгеләрне дә сыйлап шатландырасы. Минем өчен бу хыял түгел, ә тормышка ашырып була торган эш…

Кыскасы, япон егете тиздән татар ризыклары пешерергә өйрәнәчәк. Ә егетнең иң ярат­кан җырлары – «Туган тел» белән «Аерылмагыз» икән. Музыкаль белемгә ия булган Чихироның (пианинода уйный ул) җырлага­нын интернетта табып була. Ачык күңелле, татар җанлы бу егет­нең тавышы күпләрнең күңеленә хуш килер, дип уйлыйм.

Чихиро Тагучи укытучысы Гөлнара Карасова белән. 

СҮЗ УҢАЕННАН

Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиаданың йомгаклау турына быел Финляндия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Кыргызстан, Эстония, Франция, Индонезия, Кытай, Пакыстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Азәрбайҗан һәм Россия төбәкләреннән катнашучылар килде. Татарстаннан – 217, Россия төбәкләреннән – 108, чит илләрдән 30 кеше татар теле буенча үзен сынап карарга Казанга җыелды.

Руфия Фазылова,
«Татарстан» журналы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*