tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яр Чаллы шәһәрендә Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган зональ утырышка җыелдылар
Яр Чаллы шәһәрендә Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган зональ утырышка җыелдылар

Яр Чаллы шәһәрендә Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган зональ утырышка җыелдылар

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашында Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы күчмә утырышы уза. Бу Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган дүртенче зональ киңәшмә. Биредә документның эскизы Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Зәй, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе районнарыннан җыелган татар җәмәгатьчелегенә тәкьдим ителәчәк.

 

Әйтергә кирәк, фикер алышулар узган атнада Арчада башланып киткән иде, 22 гыйнварда Нурлатта, 23 гыйнварда Бөгелмәдә узды. Бүген милләт язмышына битараф булмаганнар Яр Чаллының 41нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә җыелды. Көн тәртибендә Стратегик документны төзү белән шөгыльләнүче эшче төркем вәкилләренең чыгышлары булачак, шулай ук җыелган кунакларны 29нчы һәм 2нче гимназия, 82 нче һәм 111 балалар бакчалары эшчәнлекләре белән дә таныштырачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*