tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ярангөл” чәчәктә
“Ярангөл” чәчәктә

“Ярангөл” чәчәктә

Безнең  Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәмбикә авыл китапханәсе оештырган “Ярангөл” фольклор төркеме  әле бик яшь, бары бер генә ел булды.  Төркемдә төрле яшьтәге хатын-кызлар: матур яшь кызлар, урта яшьтәге ханымнар һәм өлкән яшьтәге апаларыбыз да бар.  Күп кенә эшләребез һәм уңышларыбыз да бар инде. Быелгы “Гаилә елына һәм Волонтерлар елына карата үткәрелгән күп чараларда катнаштык. Күп балалы гаиләләргә кунакка бардык,  кирәкле әйберләр алып бардык, киңәшләр бирдек. Балалар белән чишмәләрне тазарту, балалар мәйданчыгын тазартулар оештырдык. Мәктәпнең 3-4 сыйныф укучылары белән (сыйныф җитәкчеләре Әхмәтова Гөлнара Әхтәмьян кызы, Әхмәтҗанова Гөлчәчәк Револ кызы)”Каз бәбкәсе көткәндә” дигән фольклор бәйрәм, “Сөмбелә” бәйрәмнәре үткәрдек.

Гаилә елына карата район буенча үткән эстафетада катнаштык, Мәсәлән, Йосып авыллары чакыруы буенча кунакта булдык. Шулай ук Гаилә елына карата үткәрелгән үзешчән сәнгать түгәрәге коллективларының смотрында катнаштык, “Бавырсак пешерү йоласы” белән икенче турга үттек. Йомгаклау концерты Кандаковка авылында үтте, без анда да уңышлы чыгыш ясадык. Әниләр көне, Яңа ел, 8 март, Җиңү көне, Олы яшьтәгеләр көне бәйрәмнәрен үткәрүдә, район һәм авыл Сабантуйларын үткәргәндә безнең төркем зур ярдәм күрсәтте, матур чыгышлары белән авылдашларын шатландырды. Менә әле күптән түгел үткән китапханәчеләрнең төбәк-ара семинарында без бәйләнгән, чигелгән әйберләребез белән күргәзмәдә катнаштык.

Июнь аенда без республика буенча үткәрелгән фольклор коллективларының  “Җырлыйк әле” фестиваль -конкурсында катнаштык. Конкурс Туймазы шәһәренең Төмәнәк авылында, Бабай утары дигән этнографик комплекста үтте, искиткеч күркәм, матур бәйрәм булды ул. Без бик күп дуслар таптык, “Ак калфак оешмасының башка бик күп районнарыннан килгән коллективларның чыгышын карап сокландык.

Безнең чыгыш та югары бәяләнде, без Бөтендөнья татар конгрессының Дипломына  һәм бүләккә лаек булдык.Бу бәйрәмне оештыруга  җитәкчебез Вафина Люция Ябир кызы бик күп көч салды,без аңа зур рәхмәтебезне әйтәбез. Гомумән,  Люция Ябировна белән һәрвакыт тыгыз бәйләнештә торабыз, ул безгә бөтен эшләребездә дә  бик зур ярдәм итеп тора. Шулай  ук районнан “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Ганиева Светлана Марат кызына, район китапханәсе директоры Фатихова Алфира Даларис кызына, район хакимияте башлыгы Мөхәмәтдинов Шамил Радил улына рәхмәтләребез зур.

Мин үзем Люция апа Вафина чакыруы буенча март аенда үткәрелгән “Балалар тәрбияләүдә гаилә роле” дигән республика семинарында катнаштым. Апрель аенда без республика буенча район һәм авыл “ Ак калфак” оешмасы җитәкчеләре Казан шәһәренә бардык. Безне Казанда бик җылы итеп Кадрия апа Идрисова каршы алды. Казан искиткеч матурайган,без аңа карап сокланып бетә алмадык. Безнең бу экскурсиябез дә бик күңелле булды. Искиткеч җылы тәэсирләр генә калдырды.

“ Ак калфак” оешмасында без бик күп яңа дуслар, фикердәшләр таптык,әгәр без дә туган телләрне саклауда, халыкның гореф-гадәтләрен онытмауда үзебезнең кечкенә булса да өлешебезне кертә алабыз икән,  бу эшләребез бушка китмәс дип уйлыйм.

Алда да планнарыбыз күп, безнең оешмабыз киңәюенә бик шатбыз, Вәкияр, Еланлы авылларында оештырылган коллективларны котлыйбыз. Киләчәктә бергәләп эшләрбез, туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне онытмабыз, балалар тәрбияләүдә зур ярдәм итәрбез дип уйлыйбыз.

 

Башкортстан Республикасы Кыйгы районы

Дүшәмбикә авыл китапханәчесе   Зөлфия Сабирова.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*