tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ярларны тоташтырганда»
«Ярларны тоташтырганда»

«Ярларны тоташтырганда»

Ульяновск шәһәрендә Идел елгасын ирекле стильдә йөзеп чыгу буенча  ”Ярларны тоташтырганда” дип аталган ярышлар тәмамланды.  Алтынчы тапкыр үткәрелүче әлеге бәйгедә беренче елны 3 кеше катнашкан булса, быел аларның саны 130 га җитте. Ярышның барышы һәм  4 км 200 метр араны   йөзеп узудагы җиңүче татар егете хакында сөйлибез.

Пляж  спорты   ярышларын уздыру идеясен моннан җиде ел элек өлкә Губернаторы Сергей Морозов әйткән иде. Һәм шул ук елны минифутбол, волейбол кебек бәйгеләр оештырылды. Аннан соң бу төр ярышларга Идел елгасы аша йөзеп чыгуны да өстәделәр. Беренче елны анда Ульяновскидан 3 кеше катнашкан булса, быел исә, тирә-күрше төбәкләрдән дә байтак кеше җыелды. Аларның гомуми  саны 130 га җитте.

Ярышлар буласы көн эссе булса да, бик җилле иде. Идел өстендә катлам-катлам дулкыннар  күңелдә ирексездән шомлы хисләр тудыра. Шунлыктан, аны оештыручылар катнашучыларга бәйнә-бәйнә ярышның шартлары һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлаттылар.

Иделнең бер ягыннан суга сикерүчеләр саны 130 булса да, финишка 102 се генә килеп җитә алды. 28 кеше ярышның төрле этапларында уеннан төшеп калды. Аларны махсус көймәләрдәге коткаручылар җыеп барды.

Тагын шунысын да әйтергә кирәк, катнашучылар арасында байтак кына хатын-кызлар да бар иде. Әйтергә генә ансат бит- алда 4 км 200 метр ара. Шулай да  бу дистанция матур затларны куркытмады, аларның барысы да диярлек икенче ярга йөзеп чыга алдылар.

Менә “Ярларны тоташтырганда” дип аталган әлеге бәйгенең соңгы минутлары, соңгы мизгелләре… Пляждагы  тамашачылар Иделнең ике ярын тоташтыручыларны алкышлар белән каршы алды.

Алар арасында өлкә губернаторы да бар иде.  Иң беренче булып ярга татар егете Денис Равил улы Киреев чыкты. Аңа 30 яшь. Ул  бу бәйгеләрдә беренче көннән бирле катнаша икән һәм һәр елны беренчелекне ала. Денис 4 км 200 метр араны 1 сәгать 42 секундта йөзеп узды.

ярышта  Россиянең Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Бречалов та катнашты. Ул финишка бишенче булып килде. Ярга чыккач, ул киләсе елга бу ярышка ерак һәм якын чит илләрдән дә катаншучыларны чакырырга һәм аңа Халыкара статус бирергә кирәк дигән фикерен әйтте.

Рамис Сафин Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*