tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ярты гасыр бии “Сөмбел”!
Ярты гасыр бии “Сөмбел”!

Ярты гасыр бии “Сөмбел”!

Башкортстанның Дүртөйле районы мәдәният сараеның «Сөмбел» бию ансамбле 1968 елда барлыкка килә. Ә 1978 елда аңа “Халык бию ансамбле” дигән югары исем бирелә. Шуннан бирле тату, бердәм коллектив әлеге матур атамасына тап төшерми, сәнгать киңлекләрендә яңадан-яңа биеклекләр яулап, иҗат итә. Аны озак еллар Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлифә Әхмәтгалиева җитәкләгән. Бүгенге көндә “Сөмбел” яшь, сәләтле балетмейстер Ринат Байморатов кулы астында эшли.

“Биючегә сүз әйтмәгез – бии-бии остара”, – ди бит халык, сөмбеллеләр дә һәрдаим һөнәри камиллеккә ирешү юлыннан атлый. Ансамбльнең тормышы вакыйгаларга бай, коллектив әледән-әле төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып, республика, ил күләмендә үткәрелгән фестивальләрдә бер-бер артлы матур җиңүләр яулап кына тора

.Дүртөйле шәһәре һәм районында оештырылган һәр мәдәни чараның йөзек кашы ул “Сөмбел”. Аның дәртле-ялкынлы биюләреннән башка бер генә концертны да күз алдына китереп булмый. Ә ансамбльнең репертуарына килгәндә, ул гаять бай. Анда татар, башкорт, урыс, мари, удмурт, украин, кавказ, шәрык, грек, испан, кытай, һинд, итальян һәм башка халыклар биюләре бар.

– Яшь буынны тәрбияләү эшендә бию сәнгатенең роле бәяләп бетергесез, – ди Ринат Байморатов. – Ул гүзәллекне күрергә, аңларга өйрәтүдән тыш, милли үзаңны үстерүгә, милләтара дуслык җепләрен ныгытуга зур өлеш кертә. Төрле дәвер, төрле халык биюләрен тамаша кылу үзе үк дөнья сәнгатен, тарихны өйрәнүдә, һич арттырусыз, зур бер баскыч. Биюләрдә, җырлардагы кебек, халыкның гасырлар буена тупланган күркәм йолалары, гореф-гадәтләре, хәтта җаны чагылыш таба дияр идем мин.

Озак еллар бию сәнгатен үстерүгә, туган районының мәдәни мохитен баетуга армый-талмый хезмәт итүче “Сөмбел” ансамбле йолдызлары дип Анфиса Дәүләтдинова, Лиана Байморатова, Илнар Фәрхетдинов, Ангелина Тимершәехова, Маргарита Әхмәтова, Алмаз Закировны атап була. Ә менә аларга яшь алмашчыларны район мәдәният сараенда эшләп килүче “Антре” балалар һәм үсмерләр эстрада-хореография студиясе һәм «Әмирхан» балалар бию төркеме әзерли. Бию сәнгатендә билгеле бер биеклеккә ирешкәч кенә, алар “Сөмбел”гә килү мөмкинлеге ала. «Әмирхан”ны – Ринат Байморатов үзе, ә “Антре”ны аның тормыш иптәше Лиана Радик кызы җитәкли. Бер дулкында яшәп, дәртләнеп иҗат итүче әлеге матур пар бик күпләргә үрнәк булырлык. Әйткәндәй, чәчәк кебек кыз һәм ул тәрбияләүче Байморатовлар гаиләсе районда уздырылучы бик күп мәдәни чараларда катнаша, «Яшь гаилә» район фестивалендә дә берничә тапкыр җиңү яулады.- Ансамблебез күпкырлы, талантлы шәхесләрне туплаган, – дип уртаклаша Ринат Байморатов.

– Алар һәрдаим бию осталыгын үстерү юнәлешендә армый-талмый хезмәт сала. Мондый тырышлык, әлбәттә, матур нәтиҗәләр бирми калмый. Безнең ансамбль күп тапкырлар халыкара бию бәйгеләре һәм фестивальләр җиңүчесе булды. Мисал өчен, былтыр Екатеринбург шәһәрендә узган “Шома бас” татар биюен башкаручыларның ачык өлкә бәйгесендә Гран-при яуладык. Пермьдә төбәк сабантуенда, туган республикабыз башкаласындагы “Һомай” башкорт костюмы фестивалендә, быел Казан шәһәрендә “Туган тел” республика конкурсында уңышлы чыгыш ясадык.

Ансамбль җитәкчесе Ринат Минехәт улы үзе дә, мәдәният өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле эшчәнлеге өчен бик күп Мактау кәгазьләренә һәм Рәхмәт хатларына лаек булган. Ул туган районында бию сәнгатен үстерүгә зур көч сала, яшь талантларны сәхнәгә чыгару өчен ихлас тырыша. Аның күп укучылары бүген бию осталыгын махсус уку йортларында үстерүен дәвам итә.Байморатов, белгеч-балетмейстер буларак, авыл клубларына зур ярдәм күрсәтә, районда оештырылучы мәдәни чараларны бию һәм музыка ягыннан бизәү эше белән шөгыльләнә.

– Бию сәнгате – гүзәллек, камиллек дөньясына күпер ул, – ди Ринат. – Адәм баласының гәүдә-сынын матурлап кына калмыйча, образлы фикер йөртергә, фантазияне үстерергә дә булышлык итә, үзендә спортның берничә төрен берләштереп, организмга дөрес киеренкелектә эшләргә мөмкинлек бирә.

“Сөмбел” артистлары бию белән генә чикләнми: аларның күбесе спектакльләрдә төп рольләрне башкара, җырлый. Быел ярты гасырлык юбилеен билгеләүче “Сөмбел”нең гомере озын булыр дип юрыйбыз. Киләчәктә дә аның егет-кызлары берсеннән-берсе югарырак иҗади үрләр яулар, туган халкыбызга тугры хезмәт итәр!

http://kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*