tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ярты гасырга сузылган очрашу
Ярты гасырга сузылган очрашу

Ярты гасырга сузылган очрашу

Эх, бу тормыш-тормышкай дигәнең… Әле кайчан гына малай-шалайлар һәм кыз-кыргыннар идек, югыйсә. Хәзер исә, тормыш тәҗрибәләре ташып торган чал чәчле  әби-бабайларбыз. Кайчан гына даулашып, шау-гөр килеп  Дусай авылы башлангыч  белем бирү мәктәбе ишеген ачкан идек.

Даулашып дигәннән,  тагында кечкенәрәк чакта түбән оч белән  югары оч тыкрыклары өчен  бергә чәкләшүләр; үсә төшкәч,  берләшүдән,  бөтен авыл буйлап җәелгән кичке качышлы уеннары җанлануы; язгы ямьле кояш  нурларын сирпегәч, кардан ачылган урында гәрәй таякларын очрулар, әйтерсең,  әле генә үткән минутлар шаһитлары.

Ә бүген шул сабый чак мизгелләрен исләрендә кабат яңарту өчен, бар тормыш мәшәкатьләрен беразга гына онытып торып, үз чорларында бар авыл-салаларын дер селкетеп торган чордашлар су буйларында урнашкан “комлык”  аланлыгында очрашып алдылар.

Әлеге сагынулы очрашуны оештыру турында Сарман районы Дүсем авылында тормыш итүче Рашат Мортазин  өч еллап элек сүз кузгатса да, быел Саба районы Сабабаш авылы төп гомуми белем бирүче мәктәп директоры Харис Насиров  чараны оештыруны тәмам  күтәреп җибәрде. Яр Чаллыдан  Сания белән  Рафаэль, бертуган Гатиннар; Түбә Камадан Алсу; Мамадыштан Гәүһәрия, Фария һәм Әлфияләр; Саба урман хуҗалыгыннан Райнур; Алабугадан Рафис; Киров өлкәсе Сосновкадан Радик һәм башка чордашлары очрашуына күптән әзер булуларын әйттеләр. Ә менә Казахстаннан Маннурның, Сахалиннан Чулпанның, Кипрдан Фәниянең кайта алмаулары да билгеле булды. Казаннан В.М.Бехтерев исемендәге республика психиатрик клиника хастахәнәсе баш табибы Фәрит Һәм энесе Таһирҗан Зиһаншиннар, хастахәнәнең техник бүлеге җитәкчесе Хәлим Әлмиев туган авылларына кайтышлый сабантуй җиңүчеләренә бүләк-салакларын да алырга уйлаганнар икән. Шул, иглекле адымнары өчен, узган еллардагы кебек  бар авылдашлары рәхмәтләренә күмелделәр үзләрен.

Бу көнне авылның башлангыч белем бирү мәктәбе директоры Роза Ризванова очрашучыларны якты сыйныфлар бүлмәләрен төбенә кадәр ачып каршы алса, күрше  Олыяз авылыннан Фәнил, авылдашлары  Нургали (Сираҗи) абыйлары җитәкчелегендә, Фәнис, Рәис, Рифатлар Шыя елгасы аша чыгу өчен, торба салып күпер дә әтмәлләгән булып чыктылар.

Билгеле инде, гомере буе авыл мәктәбендә белем биргән, яшь буынны үстерүдә җан өреп йөргән Масфура Әгләүетдинова хезмәтенә тиешле бәя биреп,  Район муниципаль белем бирү идарәсеннән бирелгән Мактау кәгазен авылның балар бакчасы җитәкчесе Алсу Зиһаншина тапшыруга, үз укучылары бәя бирергә ашкынып, мөгаллимәләрен  гөл- чәчәкләргә күмгәч, ничектер, үз җае, үз тормышы, хәл-әхвәле белән яшәп яткан чал авыллары тагында яшәреп, җанланып  киткәндәй булды.

Нарасый чакларында су коенып, кармакларына берәр ташбаш эләктерүдән көн озын сөенеп йөргән бүгенге “вакыт агайларын” су буе да, алар  инешләрен үзләре дә  бөтенләй танымагандыр? Ике яр буенда тал, клён агачлары хакимлеге генә күзләренә ташланды. Бераз сөенечлек тә, моңсулык та биләп алгандыр аларның күңелләрен…

Ә озын еллар буена сузылган очрашу мизгелләренә кире әйләнеп кайтсаң, анысыда нәкъ яшлекләрендәге кебек җыр-моңсыз гына булмады, әйтерсең, кичке клубларыннан бер күңел ачу  көне, чын-чынлап уянып, аякларына дәррәү  басып чыккандай булды: Рашат баяны да ару–талуны белмәде. Таралышыр вакыты якынлашкач, һәрберсенең сагынулы күз карашларында: “Киләсе очрашу кайчан булыр икән, чордашларым?!”- дигән дәү сорау били иде.

Рафис Заһидуллин,

Алабуга – Мамадыш – Дусай авылы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*