tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшь буынга мирас булып калсын, бер хәзинә калсын үткәннән…
Яшь буынга мирас булып калсын, бер хәзинә калсын үткәннән…

Яшь буынга мирас булып калсын, бер хәзинә калсын үткәннән…

Әби-бабаларыбызның мирасы… Кайда соң ул? Онытылып беткән калфакларыбыздамы, чыңлавы җаныбызда гына сакланган чулпы-тәңкәләребездәме, әкият итеп кенә сөйләргә калган бишек җырларындамы? Әллә инде кыңгыраулы туй дугаларын бизәгән, Сабан туенда колга башларында җилфердәгән, инде сандык төпләрендә саргая башлаган сөлге-тастымалларыбыздамы?

4qOF8Z4kHBUТатарстанның Тукай районы мәдәният бүлеге, Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы, “Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының максаты бер. Вакыт җилләре белән саргая башлаган кыйммәтле милли хәзинәбезне халыкка күрсәтү, онытыла башлаган милли йолаларыбызны кабат искә төшерү.

Тукай районы авылларында «Чишмә башы» («Истоки») исеме астында бәйге бара. Һәр авылда бу бәйгегә тырышып әзерләнәләр. Халык гореф-гадәтләренә таянып, авылларның тарихына, шул тирәлектәге үзенчәлекле фольклор байлыкларына нигезләнеп әзерләнгән чыгышларны тамашачы рәхәтләнеп карый. Катнашучылар арасында балалар бакчасы да, мәктәптә укучы яшьләрнең дә күп булуы күңелдә киләчәгебез өчен ышаныч уята.

9fba27a962d5efa9f5350cc5bf5106ab_L (1)Бер авыл җирлегендә “Бәби ашы”, икенчесендә “Печән өсте”, өченчесендә “Кыз сорау” һәм башка бик күп төрле йолаларыбыз сәхнәгә менә. Бу йолалар – авылның үткәне, тарихы.Һәр авыл җирлеге үзенең җырын иҗат итә.Бәйрәм ахырында олысыннан алып кечесенә кадәр Тукай районы Гимнын башкара. Туган авылын, туган җирен өзелеп яраткан кешеләрдән генә мондый җылы хис, илаһи моң агыла.

Гореф-гадәтләр, йолалар халык тормышының, мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше. Алар зәгыйфьләнә икән – халыкның мәдәнияте, яшәеше дә гарипләнә. Ата-бабаларыбызның йолаларын онытмыйк, киң күңелле булыйк, бер-беребезне кунакка чакырыйк, тәмле телебезне, уртак сыебызны кызганмыйк.

Резедә Мәүҗетова, Тукай районы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*