tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшь чакларын искә алды өлкәннәр
Яшь чакларын искә алды өлкәннәр

Яшь чакларын искә алды өлкәннәр

Тубыл шәһәренең этно-мәдәни компонетлы  унбишенче мәктәбендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган мәдәни чара узды.

Өлкәннәрне мәктәп директоры, шәһәр Дума депутаты Сәет Заир улы Хисмәтуллин бәйрәм белән тәбрикләде. Ул: “Сезне бәйрәм белән чын күңелемнән котлыйм. Сез эшләгән эшләрегезне дәвам иттерәбез. Сезнең белән аралашып, киңәшләшеп яшәргә язсын. Өлкәннәр көне булса да, күңелегез гел яшь булып калсын. Күп еллар мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан укытучыларыбыз,  мәктәптә белем алган укучыларыбызның әби-бабайлары, шәһәребезнең тыл һәм хезмәт ветераннары, хезмәтегез өчен зур рәхмәт,”- диде.

Олы яшьтәгеләр өчен мәктәп укучылары, укытучылар зур концерт программасын әзерләгәннәр. Өлкәннәргә аш табыны артында да концерт куелды, алар үзләре дә җырладылар, биеделәр. Мәктәп укытучысы Нәҗия Хакимова чараны күңелле, оешкан рәвештә алып барды. Укытучылар коллективы милли ризыклар пешереп, мул табын әзерләп кунакларны җылы каршы алдылар. Чыгыш ясарга теләүче ветеран укытучыларга сүз бирелде. Мәктәптә олы яшьтәгеләр турында Халыкара өлкәннәр көнендә һәм башка дини, милли бәйрәмнәрдә дә кайгыртыла. Өлкәннәр көненә килүчеләр канәгатъ булып бәйрәм чарасыннан таралыштылар.

Халыкара өлкәннәр көне Себер татар мәдәният үзәгендә дә узды. Мәдәният үзәгендә күп еллар эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хезмәткәрләр, өлкән яшьтәге тубыллылар кичәнең кадерле кунаклары булдылар.Аларны мәдәният үзәге директоры Гөлфирә Хәмитулла кызы Шәмсетдинова котлап ихлас күңеленнән җылы теләкләрен юллады. Ул  хезмәт ветераннарына исәнлек-саулык, тыныч тормыш теләде. Гомер юлларында авырчылыклар кичергән әби-бабайлар алдында баш иеп, рәхмәтләрен юллады. Тантаналы кичәне ачып җибәргәннән соң, мәдәният үзәге артистлары көче белән әзерләнгән  бәйрәм программасы  тамашачылар әһәмиятенә тәкъдим ителде. Җырлар, “Себерстан” ансамбле башкаруында биюләр һәркемнең күңеленә хуш килде. Кунаклар үзләре дә яшь чакларын искә төшерделәр, рәхәтләнеп җырлап, биеп, чәйләр эчеп ял иттеләр.

Өлкәннәргә аеруча зур игътибар бирү көнендә алтынсу көз айлары һәм гөмер көзләренә керү бераз моңсулык алып килсә дә,  икенче яктан тормышның шатлыкларына сөенеп яшәр чак икәнен дә аңлыйсың. Лаеклы ялга чыккан әби-бабайлар балалар, оныклар  бәхетенә куанып, изге эшләр башкарып яшәр чак килеп җиткәнен  искә төшерделәр. Бәйрәм күтәренке рухта тәмамланды.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*