tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Яшь әниләр” мәктәбенең максатлары зурдан
“Яшь  әниләр” мәктәбенең максатлары зурдан

“Яшь әниләр” мәктәбенең максатлары зурдан

Ак калфак” татар хатын–кызлары   иҗтимагый  оешмасының   Актаныш район бүлекчәсе,  район хастаханәсе,  мәгариф,   мәдәният  һәм  дин  оешмалары белән  берлектә,  татар  халкының  милли  –  мәдәни  мирасын  саклау  һәм  баету, борынгылардан килгән гөреф  –  гадәтләрне  киңрәк өйрәнү,  аларны  яшь  буынга тапшыру  максатыннан  “Яшь  әниләр” мәктәбе  ачып  җибәрде.

“…Дөньяга  бала  туа … . Сабый дөньяга  аваз  салу  белән  әллә  никадәр  сораулар,  яңа  борчу  –  мәшәкатьләр  алга  килеп баса… .”

“Яшь  әниләр” мәктәбендә  халкыбызның  гореф – гадәтләрен,  йолаларын өйрәнү, чын татар булган,  бәхетле буын тәрбияләү  –  төп  максатыбыз  булып  тора.

Дәресләрне  районыбыз  үзәк   хастаханәсеннән аккушер  –  гинеколог Галимова  Ляйсан  Әхтәмовна,  40 ел аккушер булып эшләгән  Макарова Любовь  Рабаевна, мөслимәләр  берлегеннән  Закирова Зөһрә  һәм  Заманова Рәмилә,  психологлар  бергәләп  үткәрәбез, дип яза Актаныштан Айгөл Галимянова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*