tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшь китап укучылар өчен махсус әдәбимарафон
Яшь китап укучылар өчен махсус әдәбимарафон

Яшь китап укучылар өчен махсус әдәбимарафон

1 нче июль көнне #әдәбимарафон проектының яшь китап укучылар өчен махсус оештырылган чираттагы XII бәйгесе башланып китәчәк!

Проектның максаты: татар халкында һәм татар телен белгән һәр кешедә яхшы гадәт – даими рәвештә татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру, шул рәвешле, татар телен һәм әдәбиятын саклау һәм үстерүдә әһәмиятле эш башкару.

Проектның төп оештыручылары: Татарстан язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды. Рәсми партнерлары: Татарстан китап нәшрияты һәм “Китап” радиосы.

Марафонда Татарстанлылар гына түгел, Россиянең теләсә кайсы өлкәсендә яшәп белем алган 1-11 нче сыйныф укучылары, балалар бакчаларының мәктәпкәчә әзерлек төркем балалары һәм I-II курс студентлары катнаша ала. Марафон барышында 21 көн дәвамында көн саен татарча файдалы китап укырга һәм әлеге китаплардан иң матур өзекләрне ВКонтакте яисә Инстаграмда үзегезнең аккаунтта #әдәбимарафон#татнетныүстерүфонды һәм #татарстанкитапнәшрияты хэштеглары белән урнаштырырга кирәк! Әкият укыганда – #әкият, хикәя укыганда – #хикәя, шигырь укыганда – #шигырь хэштегларын да өстәргә киңәш итәбез. Ә инде китап авторларын аларның исем-фамилияләре кергән хэштеглар белән популярлаштырырга була (мәсәлән: #АбдуллаАлиш#ФәнисЯруллин#РобертМиңнуллин).

Финалистларны ачыкланган вакытта шулай ук язмаларыгызның башка кулланучылар өчен никадәр кызыклы булуы, сезгә ияреп никадәр күп кешенең татарча китап укуы, хэштегларның дөрес кулланылуы (язмаларны татар хәрефләре белән хатасыз язу таләп ителә!) һ.б. параметрлар игътибарга алыначак.

Марафонда катнашып татарча балалар әдәбиятының чынбарлыкта никадәр бай икәнен күрерсез, яңа фикердәш дуслар табарсыз!

Ә инде көз көне мәктәпкә укырга баргач, әдәбияттан иң беренче “бишле”ләр нәкъ Сезнеке булачагына иманыбыз камил!

?PS. ВКонтакте яисә инстаграмда әлегә аккаунтлары булмаган яшь (нәни) китап укучыларның (I – IV сыйныф укучыларының) язмалары әти-әниләренең аккаунтында дөнья күреп бара ала. Бу очракта яшь китап укучыга укыган әсәреннән өзекне чиста кәгазь битенә матур итеп язарга, аны матур итеп фотога төшерергә һәм, социаль челтәрдә урнаштыру өчен әти-әнисенә тапшырырга кирәк. Игътибар!!! Катнашырга теләгән кулланучылар vk.com/adabimarathon төркеменә кушылырга, төркемдә урнаштырылган әлеге беркетелгән язмага комментарийларда “+” тамгасын, укучының исем-фамилиясен, укыган сыйныфын (ягъни 1 сентябрьдән ничәнче сыйныфта укыячагын) һәм кайсы районнан булуын язарга, кайсы социаль челтәрдә катнашуын күрсәтеп “гариза” урнаштырырга тиешләр! Язмалар урнаштырыла торган аккаунтлар финалистлар исемлеген билгеләгәнче ачык булырга тиеш.

Гаризалар 01.07.2020 22:00 кадәр кабул ителә.

Мәсәлән:
+ Данил Гатауллин, IX сыйныф, Казан шәһәре, ВКонтакте!

Дөньякүләм #әдәбимарафончылар берләшмәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*