tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшь күңелле олы юбиляр
Яшь күңелле олы юбиляр

Яшь күңелле олы юбиляр

Уразавылда гомер итүче Мөхәммәт ага ИЗМАЙЛОВ район халкына яхшы таныш дип уйлыйбыз, бу көр күңелле, ачык йөзле, шаян телле агайны бик күпләр белә торгандыр. 23 сентябрь көнне ул үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, әмма күңеле яшь аның, күз карашында әле дә булса очкыннар уйнаклый. Ә хәтере ис китәрлек – райондагы үзгәрешләр, кайсы колхозда нинди елларда кемнәр рәис булып эшләгән һәм башка бик күп информация көне-сәгате белән исендә, тере тарих ул.

Мөхәммәт ага Кызьмавылда туа, барча олы буын вәкилләре кебек, гыйбрәтле тормыш юлы уза. Аның бала чагы дәһшәтле сугыш елларына туры килә, әтиләре сугышка киткәндә өч ир туганның олысы Мөхәммәткә нибары 12 яшь була һәм әнисенең нык терәге буларак, шул яшьтән нужа арбасына җигелә, әмма һәрчак укуга омтыла. Уразавыл урта мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлагач, аны Яндавишча мәктәбенә укытучы итеп юллыйлар, аннары яше тулгач, өч ел ярым буена армия сафларында хезмәт итә. Оештыру сәләте зур булган егетне тиз арада хәрби частьнең комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Хәрби бурычын намус белән үтәп, туган якларына кайткач, ул район партия комитетына инструктор итеп билгеләнә, белемен арттыру өчен югары партия мәктәбен уңышлы тәмамлый.

Озын хезмәт юлын үтү дәверендә ул Суыксуда мәктәп директоры булып эшли, кабат райкомда, аннары район мәгариф комитетында хезмәт итә. Кыскасы, партия кая җибәрсә, шунда бара. Соңгы 16 елын Уразавыл мәктәбендә тарих фәнен укытып, 74 яшендә генә лаеклы ялга чыга. Ялга чыга диюе, бәлки, бик үк дөрес тә түгелдер, чөнки дистә елдан артык Уразавыл мәчетенең имамы булып тора. Гомерлек коммунист күп еллар райкомда эшләсә дә, дингә ышану һәрчак йөрәк түрендә булган аның, бала чакта әнисеннән, әбисеннән өйрәнеп калган хәтем-догалар да күңел түрендә сакланган. Олы яшьтә булу сәбәпле муллалыктан баш тартса да, еш кына мәҗлес уздырырга чакыралар әле аны, хәле булганда мәчеткә дә йөри.

Тормыш иптәше Нурсәнә апа белән дус-тату гомер итүләренә быел февральдә 65 ел тулды, тимер туйларын билгеләп үттеләр. Әлбәттә, шул хәтле бергә гомер итү ул үзе зур бәхет. Алар дүрт итагатьле бала тәрбияләп үстергәннәр, биш оныклары да акыллы, югары белемлеләр, инде сигез оныкчыклары үсеп килә.

Менә шундый зур нәсел агачы белән каршы алды Мөхәммәт ага олы юбилеен. Уразавылның гына түгел, бөтен районның хөрмәтле аксакалын Кызыл Октябрь районы администрациясе башлыгы Халит Сөләйманов, Уразавыл администрациясе башлыгы Илдар Садретдинов, Уразавыл мәктәбе директоры Фәрит Хайруллин, районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Нелли Садретдинова өенә килеп котладылар һәм җылы теләкләр теләделәр. Халит Мөхәммәтович юбилярның район үсешенә керткән хезмәтен югары бәяләп, рәхмәтен белдерде һәм президент Владимир Путин белән өлкә губернаторы Глеб Никитинның котлау хатларын һәм район администрациясе исеменнән кыйммәтле бүләк тапшырды. Мәктәп укучылары үзкуллап эшләгән матур плакатка бигрәк сөенде юбиляр, аны аңа Рәхмәт хаты белән Фәрит Фатехович бүләк итте.

Без дә бу олы ихтирамга лаек булган шәхескә корычтай саулык телибез һәм Нурсәнә апа белән бергә, бала-оныклары кадер-хөрмәтендә гасырлык юбилеен да каршы алырга язсын дигән теләктә калабыз.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*