tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшь мөселманнар фикер алышуга җыела. Тема – ярлылык
Яшь мөселманнар фикер алышуга җыела. Тема – ярлылык

Яшь мөселманнар фикер алышуга җыела. Тема – ярлылык

Мөселман яшьләре дискуссион клубының дүртенче сезоны дәвам итә. Киләсе утырыш шәхси финанслар темасына багышланачак. Оештыручылар аны яңа форматта – тренинг элементлары белән үткәрә. “Ярлы” мөселман” дип билгеләнгән очрашу 8 ноябрьдә 17.30 сәгатьтә Казанның Галиев мәчетендә узачак.

Ислам – мөселман кешесенең бар тормышын, шул исәптән акчалар белән бәйле мәсьәләләрне дә көйләүче дин. Мөселманнарның беренче буынында акча нинди урында торган һәм ул хәзер нинди роль уйный? Бүген мөселманнарның рухи торышы нинди? Ярлылыкның төп “авыруларын” ничек җиңәргә: төшенкелеккә бирелү, белмәү һәм ялкаулык… Әлеге һәм башка темаларга киләсе очрашуда сөйләшү планлаштырыла. Мөселман дискуссион клубы әйтергә сүзе булган һәр кешене чакыра. Теркәлү мәҗбүри. Моның өчен “Вконтакте”да «Мусульманская молодежь – Мөселман яшьләре» рәсми төркеме язмасы астында тавыш бирергә кирәк. Хәзерге вакытта очрашуга егермедән артык кеше теркәлү узды.

Мөселман яшьләре дискуссион клубы проекты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан тормышка ашырыла. Проект кысаларында мөселман яшьләре вәкилләре актуаль сорауларга җавап эзлиләр, төрле өлкәләрдә танылган кешеләр белән киңәшләшәләр һәм социаль проблемаларны хәл итү юллары белән танышалар. Очрашуларда һәм дини, һәм дөньяви мәсьәләләр карала.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*