tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ЯШЬ ПЕШЕКЧЕЛӘР ҺӘМ АШ-СУ ОСТАЛАРЫ АРАСЫНДА “ТАТАР ГАИЛӘСЕ” БӘЙГЕСЕ
ЯШЬ ПЕШЕКЧЕЛӘР ҺӘМ АШ-СУ ОСТАЛАРЫ АРАСЫНДА “ТАТАР ГАИЛӘСЕ” БӘЙГЕСЕ

ЯШЬ ПЕШЕКЧЕЛӘР ҺӘМ АШ-СУ ОСТАЛАРЫ АРАСЫНДА “ТАТАР ГАИЛӘСЕ” БӘЙГЕСЕ

22 февраль көнне Татарстан Хөкүмәтенең мәдәният программасы кысаларында, танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның юбилее уңаеннан, Татар милли мәдәниятен, йола-гадәтләрен, ашларын, татар милли ризыкларын пешерүдәге җирле үзенчәлекләрне саклау максатыннан, Татар милли мәдәнияте һәм ашлары халыкара ассоциациясе яшь пешекчеләр һәм аш-су осталары арасында “Татар гаиләсе” дигән бәйге үткәрә.

Ассоциациянең эшчәнлеге оста пешекчеләрне, татар милли ашларын пешерү өлкәсенә бәйле башка белгечләрне бергә җыю, ә максаты аш-су пешерү сәнгатен саклау, үстерү һәм милли йола-гадәтләребезне үсеп килүче буынга өйрәтү, тапшыру.

Ассоциацияне оештыручы Татарстанның атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре, “Тәмле булсын” китабының авторы – Резидә Кыям кызы Хөсәенова.

Конкурста яшь пешекчеләр һәм аш-су осталары, Казан шәһәренең техник югары уку йортларында һәм көллиятләрендә укучылар, шулай ук Татарстанның башка шәһәрләре һәм районнарыннан вәкилләр, чит төбәкләрдән аш-су өлкәсендә эшлүчеләр.

Катнашучылар ярышларда көч сынашып, бәйгедә катнашып үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтә алачаклар.

Җиңүчеләргә мактау кәгазьләре, бүләкләр һәм бәйгедә катнашу турында сертификатлар тапшырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*