tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшь язучыларга Татарстан язучылар берлеге әгъзалары булырга омтылырга киңәш иттеләр
Яшь язучыларга Татарстан язучылар берлеге әгъзалары булырга омтылырга киңәш иттеләр

Яшь язучыларга Татарстан язучылар берлеге әгъзалары булырга омтылырга киңәш иттеләр

Татарстан язучылар берлегендә Әдәби тәнкыйть остаханәсендә Гүзәл Закирова, Ләйлә Хәбибуллина һәм Гөлүсә Шиһапова иҗатын тикшерделәр.

Кереш сүзне «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Халисә Ширмән әйтте: «Алга таба үсү өчен сезгә фикер ишетү кирәк, шуңа күрә һәрбер сүзгә колак салып утырыгыз. «Миңа бу кирәкми, минем үземнеке», дигән сүзләр булмасын иде. Кызлар иҗатта тоткарланып калсыннар, алга таба да китапларын чыгарсыннар, иҗатларын дәвам итсеннәр иде», – диде ул.

Өч шагыйрә дә иҗатка нәкъ менә «Әллүки» берләшмәсеннән кереп киткән. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршында эшләп килүче бу түгәрәккә 10-15ләп студент йөри. Алар төрле шәхесләр белән очраша, фикер уртаклаша, тәҗрибә туплый.

Фикер алышуга күчкәнче, яшь язучылар тәнкыйтьчеләрне үзләре һәм иҗатлары белән таныштырды.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов яшь язучылар иҗатының инде өлгергән, җитлеккән булуын билгеләде.

«Гүзәл Закировада шагыйрьлек сыйфаты бар. Анда шигъриятне аңлау, тоемлау бар һәм мин тормыш-яшәешкә булган хис-кичерешләрен шигырь аша чагылдыра ала дигән фикердә калам. Шигырьләре бүгенге көн язучыларының иҗаты белән бәхәскә керә ала», – диде Әлфәт Закирҗанов.

Шагыйрь һәм прозаик, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Марсель Галиев яшь язучыларга шигырьләре астына куелган исемгә дә зур игътибар бирергә кушты. Марсель Галиев кызлар иҗатында яшь буынга гына хас үзенчәлекле образлар булуын да билгеләде. Шулай ук ул Гүзәл Закирова һәм Ләйлә Хәбибуллинага үзләренең шигырь җыентыгын да әзерли башларга киңәш итте. Аның фикеренчә, алар инде кимендә 100 битлек җыентыкларын чыгарырга әзер һәм яшь буын укучылары китапны кызыксыну белән укырга тиеш.

Габдулла Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла яшь язучыларга яңадан-яңа образлар эзләргә киңәш итте. «Күңел азрак төрлелекне таләп итә. Алайса син укыйсың, үлчәмнәр дә үзгәрә, әмма һәрвакыт бер әсәрне укыган кебек. Шигырьгә тормышчан үзенчәлекле детальләр кертеп җибәрәсең икән, укучы аны эләктереп ала. Бер үк әйбер ялыктыра, шуңа сюжетлы әсәрләрне дә күрәсе килә», – диде Ркаил Зәйдулла.

Ркаил Зәйдулла да остазы Марсель Галиевның язучыларга үз китапларын бастырырга кирәк дигән фикер белән килешә.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры Ләйлә Минһаҗева кызларның әсәрләрен нәкъ менә яшьләр өчен иҗат ителгәнлеген билгеләде.

Нәтиҗә ясап, яшь язучыларның иҗатын бәяләгән әдипләр аларга үз җыентыкларын булдырырга һәм Татарстан язучылар берлеге әгъзалары булырга омтылырга киңәш иттеләр.

Остаханә очрашуына килүчеләр яшьләрне туплау өчен «Яшь язучылар берлеге» оештыру хакында да сүз әйттеләр.

Бу тәкъдимгә карата Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов фикере: «Берлек ул бер генә була, ун берлек булмый. Татарстан Республикасы язучылар берләшмәсе бер булуы белән дә бүгенгесе көндә бердәнбер булып калды. Аны бүлгәлисең икән, татарга, мишәргә, керәшенгә бүленгән кебек таркала да бетә. Мин мондый әйбергә «кул» куймыйм. Яшь язучыларга беренче китабын бастырырга булышырга, алар белән өстәмә эш алып барырга мин каршы түгел».

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*