tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшь йөрәкле ирләргә дә иллеләр тула икән
Яшь йөрәкле ирләргә дә иллеләр тула икән

Яшь йөрәкле ирләргә дә иллеләр тула икән

Булганнан бар да була

Гади, хезмәт сөючән Фазыл абый белән Рәкыя апа гаиләсендә икенче малай булып туып-үскән Фәнис кечкенәдән үк баянда уйнарга өйрәнә. Моның сәбәбе дә бар: Фазыл абый оста гармунчы була. “Баянда ныклап уйнарга мин армиядә өйрәндем”, — дип сөйли Фәнис. Элек бит авылда кем баян, гармун тарта, җырлый-бии белсә, клуб мөдире итеп куялар иде (хәзер генә махсус белем кирәк). Шуңа да клуб белән җитәкчелек итүне авыл советы аңа ышанып тапшыра да инде.

Фәнис иң элек, үзе кебек талантлы егет-кызларны җыеп, “Иҗат” төркеме оештыра. Шул чакта үзенең беренче иҗат җимешләре — җырлары, шигырьләре туа башлый. Читтән торып режиссер һөнәрен үзләштереп, авылда үзешчән артистлар белән спектакльләр сәхнәләштерә. 2000 елда “Тугызбуй” җыр төркемен оеш­тырды. Әлеге төркем белән без һәр сезон саен район авылларыннан тыш, Әгерҗе, Ижау, Сарапул, Можга, Яр Чаллы шәһәрләрендә, “Ижминводы” санаториенда, Удмуртиянең Уральский поселогында концертлар куя идек. Бүген әлеге төркемдә чыгыш ясаганнар төрлебез төрле якта булсак та, ул елларны сагынып искә алабыз.

Нәкъ менә әлеге концерт­лар тәҗрибә тупларга ярдәм итеп, киләчәккә нигез салгандыр. Фәнис әле рәсем сәнгате белән дә бик кызыксына. Җәй көн­нәрендә мәдәният йорты ишек ал­ды әкияти бакчага әйләнә: агачтан ясал­ган төрле кошлар, хайваннар, әкият геройлары, чәчәкләр. Яше-карты, балалар әлеге матурлыкка сокланып, биредә ял итә, күңел ача.

Гаилә — ныклы тыл

Гаиләң ныклы тыл булса гына, тормышта уңышларга ирешеп була. Хәләл җефете Алия белән алар бүгенге көндә авылдагы, райондагы мәдәни тормышны бергәләп тарталар. Ул гына да түгел балалар белән эшлиләр. Нинди генә чаралар, кичәләр, концертлар үткәрмиләр алар!

Районда театр сәнгате буенча әйдәп баручылар алар. Күрше авылның мәдәният хезмәткәрләре белән аралашып торалар, тәҗрибә уртаклашалар. Кызлары Таңсылу, Наз­лыгөл аларның эшләрен дәвам итәләр. Фәнис тә, Алия дә үзләренең әти-әниләренә бик ихтирамлы булдылар, тәрбияләп, соңгы юлга озат­тылар. Ә әтиләре Фазыл абый — бүгенге көндә алар тәрбиясендә.

Туганнары, дуслары өчен һәрчак ягымлы, ачык күңелле, ярдәмгә килергә әзер торучы гаилә. Бүгенге көндә авылдан яшьләр китеп барганда, авылга ямь өстәп, үрнәк гаилә булып, авыл халкының күңелен күреп яшиләр.

Мәдәният күркәм эш, ләкин рәхмәтле түгел. 30 ел буена мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган Фәнис моны бик яхшы белә. Фәнис белән Алия кебек җаннарын биреп эшли торган кешеләр булганда гына авылларыбызда гореф-гадәтләр сакланыр, киләчәк буын традицияләребезне белеп үсәр.

“Яңа­рыш” редакциясе исеменнән Фәнис Фазыл улын алтын юбилее белән тәбрик итәбез. Иҗат уңышлары, гаилә бәхете телибез. Синең кебек талантлы шәхесләр өчен үрләр артында да үрләр бар!

Рәфилә Рәсүлева

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*