tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзән районында яшәүче балалар, үсмерләр, өлкәннәр өчен кул эшләре конкурсы үткәрелде
Яшел Үзән районында яшәүче балалар, үсмерләр, өлкәннәр өчен кул эшләре конкурсы үткәрелде

Яшел Үзән районында яшәүче балалар, үсмерләр, өлкәннәр өчен кул эшләре конкурсы үткәрелде

Осиново гимназиясе һәрвакыт күркәм чаралары белән шаккаттыра белә. Барлык саклык чараларын күреп бу юлы да мөһим бер чара уздырылды. Яшел Үзән районында яшәүче балалар, үсмерләр, өлкәннәр өчен кул эшләре конкурсы үткәрелде, конкурска йомгак ясалды. Тамбурлы чигү, шома чигү, сәйлән белән чигү эшләре 200дән артык җыелган иде!

Күпләр үзләре күз нурларын салып чиккән, кайберәүләр әби-бабаларыннан калган мирас: сөлге, тастымаллар алып килгән. Эшләрнең матурлыгыннан күзләр камаша! Оештыручыларга рәхмәт! Конгресс җитәкчелеге гимназия җитәкчелеге белән берлектә милли тәрбия юнәлешендә шулай бердәм эшләсә, милләтебез һичшиксез яшәр, балаларыбыз тәрбияле, инсафлы, әхлаклы булып үсәр!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*