enrutat
Баш бит / Яшел Үзән районының Акъегет, Айдар, Бакырчы, Күгеш, Юынчы, Әрә авыллары тарихына багышланган хезмәтне тәкъдим иттеләр
Яшел Үзән районының Акъегет, Айдар, Бакырчы, Күгеш, Юынчы, Әрә авыллары тарихына багышланган хезмәтне тәкъдим иттеләр

Яшел Үзән районының Акъегет, Айдар, Бакырчы, Күгеш, Юынчы, Әрә авыллары тарихына багышланган хезмәтне тәкъдим иттеләр

2019 елның 14 май көнендә Яшел Үзән районы Акъегет авылы мәктәбендә истәлекле вакыйга булды. Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының ТР халыкларының тарихи-мәдәни мирасы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Чар өязенең Акъегет волостенә кергән Акъегет, Айдар, Бакырчы, Күгеш, Юынчы, Әрә авыллары тарихына багышланган хезмәтне тәкъдим итү чарасы узды. Бу вакыйга шул төбәк халкы тарафыннан күптән көтеп алынган иде. Архивларда сакланып калган материаллар белән халык арасында сакланып калган тарихи хәтирәләрнең бергә туплануы нигезендә туган бу хезмәт һәр кешенең үз тарихы итеп кабул ителде. Халыкның тарихка, үткәнгә ихтирамы, аңа мохтаҗлыгы һәрберсенең күзендә чагыла иде. Халык галимнәрне йотлыгып тыңлады, үзе сөйләде, фикерләр алышу булды.

Институт хезмәткәрләре Эльмира Сәлахова, Айдар Гайнетдинов, Халидә Баһаветдинова авыл тарихын өйрәнү максаты, бурычлары турында сөйләделәр, авыл тарихын өйрәнүдә ярдәм булырлык чыганаклар хакында да сүз алып бардылар, киләчәккә актуаль проблемалар билгеләнде. Шулай ук галимнәр бу як тарихына караган яңа ачышлар белән таныштырдылар.

Шул төбәк тарихын язган төбәкчеләр дә сүз алды. “Бакырчымда таңнар ата” хезмәтенең авторы Рәйхана ханым Зәйнуллина, “Акъегет авылы тарихы сәхифәләре” авторы мәрхүм Илгизәр Тимершинның кызлары Ләла һәм Ильмира ханымнар, укытучы Борһанова Гөлсинә, Акъегет, Бакырчы авыллары имамнары һ.б. чыгыш ясады. Алар балачакта бу авыллар үткәне турында әби-бабаларыннан ишеткән мәгълүматлар белән бүлештеләр. Очрашуга килгән һәр кеше үз сүзен, фикерен, тәкъдимнәрен җиткерә алды.

Нәсел тамырлары белән Акъегет авылыннан булган Г. Тукай премиясе лауреаты Надир Усман улы Әлмиев очрашуның кадерле кунагы иде. Ул әтисе – Госман Әлмиев турындагы хәтирәләр белән уртаклашты. Кунаклар Акъегет мәктәбендәге Госман Әлмиев музее һәм туган як музее белән таныштылар.

Бу чараның иң дулкынландыргыч мизгеле XIX йөз ахыры – XX башы татар бае, мәгърифәтче, күренекле химаяче Заһидулла Шәфигуллин йортын карау булгандыр. Бу йорт шул чорның истәлеге, анда шул чорның рухы әле саклана кебек. Бу бина инде хәзерге вакытта мәчет буларак кулланыла, шунда ук аңа багышланган кечерәк кенә музей да эшләнгән. Шулай ук мәктәп музеенда да Заһидулла Шәфигуллин белән бәйле экспозицияләр куелган, анда аның кызы Әсма ханымның үзе бүләк иткән камзолы саклана.

Әлеге хезмәтне эшләгәндә ярдәм иткән һәм китапны тәкъдим итүне оештырып йөргән “Ак калфак “оешмасынын Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе, Акъегет авылы мәктәбенең элекке директоры, хәзерге вакытта Осиново бистәсе гимназиясенә җитәкчелек итүче Гөлинә ханым Саттаровага зур хөрмәтебезне һәм ихтирамыбызны белдерәбез. Акъегет авылы мәктәп коллективына, аның директоры Ләйлә Равилевна Гаязиевага бу чараны оештырулары һәм ихлас итеп уздырулары өчен зур рәхмәт.

Авторлар китапка материал туплый башлаганның беренче көннәреннән ярдәм күрсәткән, чыгышы белән Бакырчы авылыннан булган, техник фәннәр кандидаты Рафикъ Сәлахиевка, Күгеш авылы башлыгы А. А. Гатауллинга һәм башкаларга, авылның барлык кешеләренә рәхмәтле.

Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының
ТР халыкларының тарихи-мәдәни мирасы бүлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*