tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзән районының Норлат авылында Шәҗәрә бәйрәме узды
Яшел Үзән районының Норлат авылында Шәҗәрә бәйрәме узды

Яшел Үзән районының Норлат авылында Шәҗәрә бәйрәме узды

“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”,-дип язган шагыйрь Ш.Мәрҗәни.

Чынлап та, тарих төпкеленә төшеп , шәҗәрәңне барлау ата – бабалардан калган изге амәнәт ул. «Һәр кеше үзенең җиде бабасын белергә тиеш, —дигәннәр борынгылар. — Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, үз халкының үткәнен яхшы белә». Шәҗәрәләр белү, язып бару — матур һәм борынгы гадәт. Алар аркылы кешеләр ата-бабаларының дәвамчысы булуларына төшенгәннәр. Норлат мәктәп, китапханә, “Ак калфак” оешмасы белән берлектә “Минем гаиләм – минем шәҗәрәм” дигән кичә үтте. Бәйрәмдә 3 б, 4 б класс укучылары катнашты.

Укытучылары Латыйпова Рамзия Анвар кызы . Балалар нәсел агачлары ясап килгәннәр иде. Анда нинди генә юк, берсе дә, бер-берсенә ошамаган. Ә Гарифуллина Илфира Илгизәр кызы, библиотекарь Садикова Алсу Рщшит кызы “Ромашка”, (“Мәкальләрдә халкым тапкырлыгы”), дигән уеннар уйнаттылар. Укучылар бик теләп катнаштылар. Бәйрәмне шигырьләр, матур сүзләр белән алып барылды. Соңыннан барлык катнашучылар, алдан ясап куйган нәсел агачына, үзләренең исемнәрен кечкенә йөрәкчекләргә язып, ябыштырдылар. Бу агач укучыларның мәктәптәге гаиләсенең , ягъни, классларының , бердәмлеген күрсәтте. Буыннар чылбырын өзмичә, һәр буын, гаилә тарихына үзеннән өлеш кертсә, нәселнең киләчәге өметле булачак, дип хәбәр итә Яшел Үзәннең “Ак калфак” оешмасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*