tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзәндә Каюм Насыйри исемендәге конференция халыкара дәрәҗәдә узды
Яшел Үзәндә Каюм Насыйри исемендәге конференция халыкара дәрәҗәдә узды

Яшел Үзәндә Каюм Насыйри исемендәге конференция халыкара дәрәҗәдә узды

2017 нче елның 3 мартында Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясендә яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге  XV халыкара фәнни-тикшеренү конференциясе узды. Конференция икенче ел инде  халыкара дәрәҗәдә үткәрелә.

Конференцияне оештыручылар: Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Каюм Насыйри институты, Татарстан Республикасы  Зеленодол муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Зеленодол муниципаль районы җирле оешмасы, Татарстан Республикасы  Зеленодол муниципаль районының 10 нчы номерлы гимназиясе.

Конференция кунакларын Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлеге секторы мөдире Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторының төп консультанты Әхәтова Әлфия Гафиятулла кызы; Казан федераль университетының  Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улы; Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – мәгариф идарәсе җитәкчесе Афанасьева Рәисә Вәли кызы; Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Мирхәйдәрова Әлфия Хәбир кызы, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Саттарова Гөлинә Рөстәм кызы; гимназия директоры Будько Светлана Вадим кызы сәламләделәр.

Конференциядә катнашу өчен  700 эш кабул ителгән иде, 250 эш  I I нче турга узды. Барлык эшләр Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академисе, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Россия ислам институты, Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре тарафыннан тикшерелде.

Конференциядә Россия Федерациясе  регионнары: Саратов, Пенза, Перьм, Әстерхан, Ростов, Оренбург, Түбән Новгород, Ульян өлкәләре, Якутия, Мордва, Мари һәм Чуваш Республикасы, Мәскәүдән; шулай ук Татарстан Республикасының Яшел Үзән, Арча, Әтнә, Балтач,  Кама Тамагы, Лениногорск, Мамадыш, Сарман, Теләче, Чистай, Яңа Чишмә, Яр Чаллы районнарыннан укытучылар һәм укучылар катнаштылар.

Быел конференциядә катнашучыларның исемлеге тагын да киңәйде, Япониядән, Төркиядән, Кытайдан, Индонезиядән, Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан, Латвиядән килеп университетта укучы студентлар һәм магистрантлар,  Ираннан килеп университета эшләүче Алави Абдулракиб Абдулмажид  катнаштылар. Чит ил яшьләре Татарстанга татар телен өйрәнер өчен килүләре, Татарстанга гашыйк булулары турында сөйләделәр, татарча җырлар да җырладылар. Шулай ук алар секцияләрдә чыгыш ясадылар.

Галимнәр чыгышлары аеруча кызыксыну уятты.  Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы,  академик, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Миңнегулов Хатыйп Йосыф улы һәм филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият галиме, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш гыйльми хезмәткәре Рәмиев Зөфәр Зәйни улы кызыклы мәгълъматлар турында сөйләделәр.

Секцияләрдә укучыларның чыгышларын Казан федераль университеты, Россия ислам университеты, Казан педагогия көллияте, Казан энергетика көллияте  галимнәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары бәяләделәр.

Гимназия коллективына милли мәгарифне үстерүгә керткән хезмәтләре өчен Саратов һәм Ульян өлкәләре мәгариф идарәләренең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Конференция эшенә югары бәя бирелде.

Сәләхова Роза Әбрар кызы,
Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Башкарма комитеты
мәгариф идарәсе укыту-методик булегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*