tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзәндә Коръән уку бәйгесе
Яшел Үзәндә Коръән уку бәйгесе

Яшел Үзәндә Коръән уку бәйгесе

Яшел Үзән мәдрәсәсендә «Мөслимәләр» берләшмәсе  мәктәп укучылары арасында  Коръән уку  бәйгесе уздырды.  Елдагыча бу мәртәбәле  бәйгедә  бик күп укучы балалар катнашты. Бәйрәмгә Бөтендөнья татар конгресы  татар хатын-кызлары «Ак калфак» оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Саттарова Гөлинә Рөстәм кызы да чакырылган иде.  Бәйгене  Габделхәмит хәзрәт ачып җибәрде. Укучылар  яшь  үзәнчәлекләре буенча өч төркемгә бүленде. Соңыннан нәтиҗә ясалды. Балалар барысы да бүләкләр белән кайтып киттеләр. Гөлинә Рөстәм кызы  балага әхлак тәрбиясе бирүдә  мондый бәйгеләрнең зур урын алып торуларына басым ясады.

 

Җиңүчеләр:

I-IV сыйныф укучылары  арасында:

I урын – Мөхәммәд Фәсахов, Казан шәһәре;

II урын  – Кәримә Гатауллина, 5нче гимназия;

III урын – Шамил Гарифуллин.

 

V-VII сыйныф укучылары арасында:

I урын – Гәбделкәрим Фәсахов, Казан шәһәре;

II урын – Мәрьям Исмәгыйлева, 5нче гимназия;

III урын – Ислам Сафиуллин.

 

VIII-XI сыйныф укучылары арасында:

I урын – Тимерхан Шәйхетдинов, 16нчы мәктәп

(сулдагы рәсемдә);

II урын – Гадел Мингалиев, 16нчы мәктәп;

III урын – Ләйсән Зәйнуллина.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*