tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзәндә күчмә утырыш
Яшел Үзәндә күчмә утырыш

Яшел Үзәндә күчмә утырыш

14 май көнне «Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы янә җыен җыйды. Бу юлы ул “Идел аръягы мәшһүр шәхесләре эзеннән” дип аталып, күчмә утырыш рәвешендә иде һәм Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы җирлегендә үтте. Программасы гаять эчтәлекле итеп әзерләнгән иде.

* Ни өчен без Яшел Үзән районын сайладык? – дип үзенә үзе сорау биреп башлады сүзен бөтен дөнья буйлап “ак калфак”лыларны җитәкләүче Кадрия ханым Идрисова. – Бу якта үзләреннән чыккан күренекле шәхесләрне барлап, аларның тормыш юлын өйрәнеп, алар белән горурланып яши һәм эшли беләләр.

Әлеге сәфәр вакытында без моны күрдек, ышандык, сокландык һәм уйландык. Вятка Аланы районыннан ике делегат идек, икенчесе – Урта Шөн авылыннан укытучы Рәмзия ханым Габдрахманова. Ул биология укытучысы буларак җиргә якын һәм табигатьне тирәнтен белүче зат.

Юлыбыздагы беренче тукталыш зур юл кырыенда урнашкан Исаково авылы ачык һавадагы этнография музее. Музей борынгы утар тормышын сүрәтли, ишек алдында иркен йөрүче кош-кортлары арасындагы тавис кошлары белән дә үзенчәлекле.

Бүген һәрбер җирлек администрациясе алдына төбәкне үстерү өчен үзе акча эшләү бурычы куела, шуның бер тармагы – туризм. Без, гадәттә, кая инде ул безгә туризм дибез, нәрсә күрсәтерлегебез бар? Тырышсаң, табарга була икән. Менә, Исаковода, ялга чыккан укытучылар гаиләсе тәвәккәлләп оештырган ачык һавадагы музей күрдек. Йорт кош-корты әлеге музейны җанландыручы, ә эшләп тора торган җил тегермәне ерактан ук күренеп торып халыкны үзенә тартучы дияр идем. Шунда ук кара мунча ягылып ята, элек татарлар гомер иткән йортның эчке күренешен кереп карыйм дисәң, анда зур мичтә ике кыз чын-чынлап коймак пешереп торганын күрергә була, хатын-кызлар ягы булган кече якта исә ике кыз чигеп утыра иде. Яннарына утырсаң, инә-җеп тоттырып чигәргә дә өйрәтәчәкләр.

Ишек алдында ат иркенләп йөри. Безнең белән Кытайдан килеп Казан консерваториясендә укучы җырчы студент егет Базарбай да бар иде, ул шундук атка менеп тә атланды. Ишек алдында бүрәнәләрдән ясалган тагын бер нәрсә игътибарны җәлеп итте. Тиз генә нәрсә икәнлегенә төшенә дә алмадым, моңарчы күргәнем юк иде. Сорадым – таган икән. Базарбай белән бер егет аягүрә басып күкләргә хәтле менеп, бар кешене кызыктырып атынды. Ике тоткычы булган бер метр чамасы озынлыктагы юан бүрәнә дә аптыратты. Элек җиргә субайларны шундый җайланма белән какканнар икән.

Җентекләп карый башласаң элекке көн алып барышны күрсәтә торган башка кызыклы экспонатлар да табып була һәм алар берсе дә пыяла астында түгел, тотып, эшләтеп карый торган.

* Бүген музейдагы әйберләр “тере” булса гына үзенә җәлеп итә ала, моңа үзегез ышандыгыз, – дип йомгаклады беренче тукталышны Кадрия ханым. Ә башка уй төште – безнең як авылларында да моны оештырып була ич! Туган як табигатен өйрәнү буеча менә дигән турист сукмагы булыр иде. Һәр җирлекнең үз үзенчәлеге, үз байлыгы һәм мөмкинчелеге. Бездә дәт атар авылы яшәешен тулысы белән тәкъдим итәргә була.

Икенче һәм башка тукталышлар шулай ук бик кызыклы һәм эчтәлекле булды. Татар халкының тарихи үсешендә тирән эз калдырган данлыклы улларының берсе булган күренекле мәгърифәтче, галим Каюм Насыйри 1825 елның 14 февралендә элеккеге Зөя, хәзер Яшел Үзән булган Югары

Шырдан авылында туа. Шул яктагы авыллар бүген Каюм Насыйри исеме белән бәйле бар нәрсәне барлап, исемен олылап шулай ук татар тарихы белән кызыксынучылар өчен сәфәр маршруты булдыру өстендә эшлиләр. Олы Ачасыр авылында әлеге мәгърифәтче исемендәге архитектура-этнография комлексында булдык, Кече Шырданда Каюм Насыйри бюстына чәчәкләр куелды, ул яшәгән чордан калган коены күрдек. Аннан Норлат урта мәктәбенә сәяхәт һәм данлыклы Акъегет авылы. Акъегет мәктәбендә зур хөрмәт белән кунак иттеләр. Мәктәпләрдә безне хатын-кыз укытучылар һәм кыз балалар ак калфак киеп каршы алдылар, моны күреп күңелләр нечкәрде.

Бар булган җирдә дә үзләреннән чыккан олы шәхесләрне барлаганнар, укучылар тарафыннан күп санлы фәнни өйрәнү эшләре алып барылган, язмалары китап итеп бастырылган.

Туган илгә мәхәббәт дигәндә, балаларда ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә милли үзаң һәм гражданлык хисләре алгы планга чыга. Яшьләргә Ватанның лаеклы уллары һәм кызлары итеп тәрбия бирүдә үз туган ягың белән горурлану хисләре кичерү бик мөһим. Яшел Үзәндәге кебек якташлар белән чын горурлану безнең өчен дә үрнәктер. Һәм алар кебек моны киң җәмәгатьчелек белерлек һәм шул ук вакытта җирле казнага файда китерә торган итеп эшләргә безгә әле өйрәнергә кирәк. Бу яктан бу бик тә файдалы сәфәр булды.

Шәмсия Хәлимова

Киров өлкәсе, “Ак калфак” җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*