tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзәндә Шамов укулары
Яшел Үзәндә Шамов укулары

Яшел Үзәндә Шамов укулары

Быел 5 нче гимназиядә дүртенче тапкыр регионара Шамов укулары үткәрелде. Бәйгегә республикабызның 7 районыннан 83 эш кабул ителде. Икенче турга галимнәр тарафыннан сайлап алынган эшләр катнашу һәм бәйгедә кабат көч сынау мөмкинлеге алды. Укуларның быел үзенчәлекле бер матур ягы да бар. Регионнар белән хезмәттәшлек турында килешү нигезендә, быел Курган өлкәсендә яшәүче татар балалары белән турыдан – туры эшләү мөмкинлеге булды. Шамов Укуларына Курганның үзеннән 26 эш алып кайтылды. Шуларның 6 сы бик уңышлы дип табылды, призлы урыннарга лаек булды. Алар Шадрин, Шатров, Сафакүл районнарында яшәүче укучыларның хезмәт җимеше.

Гомумән алганда, Укуларның эчтәлеге дә азрак яңарган иде. Һичшиксез, максатка яраклы рәвештә, Шамов иҗатын өйрәнү дәвам ителде. Шунысы сөендерә: бу остаханәнең  ел саен эшләвенә карамастан, яңа тирән эчтәлекле эшләр якланды. Бу исә язучы иҗатының саекмас байлык икәнлеген тагын бер кат раслады.

Олпат язучыларга алмашка килүче яшь язучыларыбызны пропагандалау- Укуларның алдына куелган тагын бер максаты. 3 остаханә шушы юнәлештә эшләде. “Каләм! Калбеңдә ни сер бар, гаян ит, Килеп кичмешләр әхвален бәян ит.”остаханәсе гимназиядә дистә еллар дәвамында “Аҗаган” түгәрәген алып барган, исән булса, быел 80 еллык юбилеен билгеләп үтәр язучы А.Вергазовның якты истәлегенә, кызы Л.Вергазованың иҗатына, шәхесенә кызыксыну уяту максатыннан оештырлган иде. Бу остаханәгә килгән иҗат җимешләрен Л.Вергазова бәяләде. Әхмәтҗанов А.(17 нче мәктәп), Ярматова И.(10 нчы гимназия) иҗатлары Лилия Вергазова премиясенә лаек дип табылды.

Бәйгедә катнашучыларга бәяне мәртәбәле һәйәт бирде. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган укытучысы  Мирхәйдәрова Әлфия Хәбировна, татар хатын-кызлары “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Саттарова Гөлинә Рөстәмовна, Афзал Шамовның кызы Шамова Әлфия Афзал кызы; язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Фатих Хөсни премиясе лауреаты Госман Гомәр; язучы,   ТАССР һәм РФның  атказанган мәдәният хезмәткәре,  Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты  Рәфкать Кәрами; язучы,  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы “Казан утлары” журналының Шигърият һәм сәнгать бүлеге мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Бәйрәмова Гөлзада Әүхәди кызы; шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Төркия Язучылар берлегенең Намык Кемал исемендәге бүләге иясе Рифат Сәлах; “Казан утлары”  журналының бүлек мөхәррире  Хәйретдинова Рәзилә Рафаил кызы; Татарстан китап нәшриятының бүлек мөдире Резеда Шакирова да бар иде .

“Иң матур шигырь” олстаханәсендә чыгыш ясаган балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр үзләре дә иң матур чәчәкләр кебек бәйгенең гүзәл бер бизәге булды.

 

  Сәләхова З.Ү.

Милли мәсьәләләр буенча

 директор урынбасары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*