enrutat
Баш бит / Яшел Үзәндә Тау ягы тарихын барлыйлар
Яшел Үзәндә Тау ягы тарихын барлыйлар

Яшел Үзәндә Тау ягы тарихын барлыйлар

Укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, укучыларда телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле балаларны ачыклау hәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру, фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш тәрбияләү максатыннан 2016 нче елның 12 нчы апрелендә мәктәбебездә “Тау ягы: тарихы, мәдәнияте һәм рухи мирасы” исемендәге укучыларның II төбәкара эзләнү эшләре конференциясе узды. Конференция Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе, Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе , Татарстан Республикасының Зеленодольск муниципаль районы «Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 16 нчы урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе җитәкчелегендә узды. Анда Республикабызның Апас, Буа, Югары Ослан, Кайбыч, Яшел Үзән районнарыннан, шулай ук Башкортостан Республикасыннан килгән укучыларның 60 тан артык фәнни-тикшеренү эше тыңланылды.

20160412_121756 - копияЖюри арасында: профессорлар Гыйләҗев Искәндәр Аяз улы һәм Юсупов Фәрит Юсупович, КФУның тарих фәннәре кандидаты Гатин Аскар Александрович, Шәкүров Камил Равилевич һәм Гыйбадуллин Исмәгыйль Рөстәмович, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе — Мирхәйдәрова Әлфия Хәбир кызы, Бөтендөнья татар хатын-кызлары Ак калфак оешмасының Яшел Үзән Бүлекчәсе җитәкчесе Саттарова Гөлинә Рөстәм кызы, Татарстанның атказанган укытучысы, Каюм Насыйри, М. Ломоносов премиясе лауреаты Садриев Әхәт Шәйхиевич һәм башка тәҗрибәле мөгаллимнәр иде. Янгыраган барлык фәнни эшләр һәм докладлар бик актуаль һәм кызыклы булды. Һәрбер чыгыш җанлы әңгәмә, дискуссия, фикер алышу белән үрелеп барды.

Фәнни – тикшеренү эшчәнлеге, чыннан да, укучыларның танып белү эшчәнлегендә зур роль уйный. Баланың эчке ресурслары: үзенең тамырларын, үткәнен белергә теләүләре – үзе мотивация.

Сер түгел, укчыларыбызның күбесе (әти-әниләре кебек) туган төбәк, үз нәселләре тарихын бик йомшак беләләр. Ә бит кеше горурлыгы үзең яшәгән авылың, шәһәрең, нәселең тарихыннан башлана. Бала тарих дәреслекләреннән ниндидер бөек кешеләрнең тәрҗемәи хәлләрен укып өйрәнә, ә үзенә тормыш биргән әби-бабаларының исемнәрен дә белми; данлыклы кала-салаларның барлыкка килү тарихларын өйрәнә – әти-әнисе туып-үскән авылның исеменнән башка бер нәрсә дә әйтә алмый.

Әйе, ватанпарвәрлек хисе, иң элек, үзеңнең кече ватаныңны белүдән башлана. Моның хаклыгын укучылар туган авыллары тарихларын, үз якларының күренекле шәхесләрен, укытучылар династияләрен, борынгы шәҗәрәләрен төрле архив документларына нигезләнеп ачулары белән дәлилләделәр.

Балаларның эчке ресурслары: үзләренең тамырларын, үткәнен белергә теләүләре – үзе зур мотивация. Ерак араларны якын итеп килгән кунакларыбыз : “Менә нинди ул минем Тау ягы халкым”, — дип, тирән горурлык хисе белән таралыштылар. Бүгенге җәмгыятькә рухи-әхлакый яктан нык, үзләренең асылын тирәнтен аңлаучы чын гражданнар кирәк. Үз гаиләсенең, төбәгенең, теленең патриоты гына Туган иле патриоты була ала.

Татарстан Республикасының

Зеленодол муниципаль районы

16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе

администрациясе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*