tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзәндә “Тел ачкычлары” төбәкара конкурсы үткәрелде
Яшел Үзәндә “Тел ачкычлары” төбәкара конкурсы үткәрелде

Яшел Үзәндә “Тел ачкычлары” төбәкара конкурсы үткәрелде

12 март көнне 10 нчы номерлы “Йолдызлык” Прогимназиясе нигезендә зур күләмле чара – “Тел ачкычлары” төбәкара конкурсы үткәрелде. Бәйге бишенче тапкыр Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан мәктәпкәчә яшьтәге балаларны берләштерде. Быел конкурсның эчтәлеге Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде.

Конкурсның беренче этабында балалар Татарстан шәһәрләре турында төрле кызыклы ысуллар ярдәмендә презентация ясадылар: борынгы Болгар шәһәре буйлап экскурсия үткәрү, Буа өстеннән һава шарында сәяхәт итү, тылсымлы поездда Бөгелмәгә барып кайту, фото-кубларыннан Яр Чаллы шәһәре сурәтен төзү һ.б. Шәһәрләрнең истәлекле урыннары, борынгы биналары, һәйкәлләре турындагы мәгълүмат барлык тамашачылар өчен бик файдалы булды. Аерым конкурсантларның үзләренә туры килгән шәһәрләргә махсус барып кайтулары да зур игътибарга лаек.

“Татарстанның бөек шәхесләре” викторинасында да балалар тирән белемнәрен күрсәтте. Яшь белгечләр Бөек Ватан сугышы геройларын, композиторларны, сынчыларны һәм башка дан тоткан шәхесләрнең фотосурәтләрен җиңел генә танып алды.

Өченче этапта конкурсантлар иҗади сәләтләрен төрле жанрларда күрсәтте. Барлык номерлар үз халкы, Ватаны өчен горурлык һәм патриотизм хисе белән сугарылган иде. Чыгышларында Татарстанга, туган телебезгә дан җырланды. Республикабызның күпмилләтле булуы да аерым номерларда чагылыш тапты. Бу чараны оештыру Бөтендөнья татар конгрессының һәм Ак калфак оешмаларының Яшел Үзән бүлекчәләре белән берлектә алып барылды.

Жюри составында Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Рәес кызы, балалар шагыйре һәм драматург Рафис Корбан, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова, Горький исемендәге мәдәният үзәгенең режиссеры Габдуллина Гөлнур Госман кызы, Балалар иҗат үзәгеннән өстәмә белем бирү педагогы Латфуллина Гөлфия Равил кызы катнаштылар.

Алар конкурсантларның югары дәрәҗәдә әзерләнеп килүен, чараның бик яхшы оештырылган булуын билгеләп үттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча абсолют җинүче булып Осиново бистәсендәге 54 нче “Йолдызчык” балалар бакчасында тәрбияләнүче Фейзова Әдилә танылды. 1нче урынга Яшел Үзән шәһәре 10нчы номерлы “Йолдызлык” Прогимназиясеннән Вәлиәхмәтова Зәринә һәм 26 нчы “Дюймовочка” балалар бакчасыннан Нотфуллина Зәринә лаек булдылар. 2нче урынны Буа шәһәре “Кояшкай” балалар бакчасыннан Фазлыева Әминә, Балтач районы Чепья балалар бакчасыннан

Григорьева Ясминә һәм Яшел Үзән шәһәре 20нче номерлы “Чыршыкай” балалар бакчасыннан Мукминов Мурат алдылар. 3нче урын Яшел Үзән шәһәре 55нче “Киләчәк” балалар бакчасыннан Гыйльметдинов Әмир, Казан шәһәре 68нче номерлы балалар бакчасыннан Шайдуллин Нияз, 5нче номерлы Балтач балалар бакчасыннан Сабирова Алиягә бирелде.

Барлык катнашучыларга дипломнар һәм ПСК “ГРИН-СТРОЙ” һәм ООО “Типличный комбинат “Майский” иганәче оешмаларыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Гөлинә Саттарова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*