tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшьләр Екатеринбургка Татар өстәл уеннары буенча беренче чемпионатка җыела
Яшьләр Екатеринбургка Татар өстәл уеннары буенча беренче чемпионатка җыела

Яшьләр Екатеринбургка Татар өстәл уеннары буенча беренче чемпионатка җыела

Беренче тапкыр Россиянең татар яшьләре арасында татар өстәл уеннары буенча төбәкара чемпионат оештырыла. Чемпионатның максаты – уен аша татар мәдәнияте белән танышу, татарча аралашу, татар яшьләр оешмалары арасында элемтәләрне ныгыту, дип хәбәр итте Екатеринбургның “Татарлар якташлыгы” оешмасы рәисе Эльвина Корбанова “Татар-информ”га.

Чемпионат 1 февральдә Екатеринбургның Ельцин Үзәгендәге “Точка кипения” коворкинг мәйданчыгында узачак. Анда Екатеринбург, Пермь, Курган, Төмән һәм Чиләбе якларыннан татар яшьләре килүе көтелә. “Туган тел” дип аталган өстәл уеннары клубы беренчеләрдән булып нәкъ Чиләбе өлкәсендә пәйда булган иде.

Екатеринбургта төбәкара чемпионатны Чиләбенең “Яшьләр74” Татар яшьләре оешмасы белән Свердловск өлкәсенең “Урал таулары” иҗтимагый оешмасы берлектә үткәрә. Программа кичке сәгать 4тә башлана. Иң элек өстәл уеннары, аның зиһенне үстерү өчен файдасы, чемпионат кагыйдәләренә багышланган лекция булачак.

Яшьләр командаларга бүленеп, барлыгы 4 уенда катнашачак – “Татарча мафия”, “Ундервуд”, “Тимсах” һәм “Милли хәзинә”. Алар татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителгән, шуңа күрә уенны аңлау һәм татар телен өйрәнү өчен уңайлы, дип белдерә Эльвина Корбанова.

Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*