tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшьләр канат кага
Яшьләр канат кага

Яшьләр канат кага

Киров өлкәсе татарларының Вятка Аланы шәһәрендә урнашкан региональ милли мәдәни-мәгърифәт иҗтимагый оешмасында яшьләр канаты барлыкка килде. “Бу эшне башлап җибәрергә бик теләп район газетасы журналисты Әлфия Фәләхетдинова алынды, – диде милли оешма җитәкчесе Рәүф Фәсхетдинов. – Тиз ара ул үзенә теләктәшләр тапты һәм яшьләр канатының беренче утырышын җыйды. ”

* Татар яшьләренең үз оешмасы барлыкка килү безнең өчен бик сөенечле, – диде төбәк гимназиясенең чыгарылыш классында укучы Тимур Усманов. – Үз шәһәребездә дусларым болай да күп, ә хәзер Бөтендөнья татар конгрессы аша мин дөньяның төрле почмакларыннан үземә тагын да күбрәк дуслар таба алачакмын.

Яшьләр беренче утырышта ук киләсе берничә ай эчендә эшләрлек эшләрне барлап куйдылар. Иң беренчесе – яшьләр өчен татар дискоткасы “Татар-пати” оештыру. Анда җыелганнарга ятимнәр йортына ярдәм йөзеннән Яңа елга күчтәнәч җыюны игълан итәргә булдылар. Уңышлар сезгә!

Шәмсия Хәлимова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*