tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшьләр Сабантуй уздырды
Яшьләр Сабантуй уздырды

Яшьләр Сабантуй уздырды

Милли бәйрәмебезнең популярлыгы арта — Ижау яшьләре аны яңача — фестиваль форматында уздырды. Ижау хакимияте янында узган җәйдә ачылган Ачык бакчада оештырылып, ул йөзләрчә кешене үзенә җәлеп итте. Шәһәрнең үзәгендә кич буе татарча җырлар, бию көе яңгырап тору үзе генә дә ни тора! “Авылларга кайта алмаучыларга, Сабантуйның ничек узуын күрергә теләүчеләргә бер бәйрәм булсын, дидек. Яшьләр, балалары белән әти-әниләр күп килә, һәркем күңеленә хуш шөгыль таба», — дип сөйләде оештыручыларның берсе Рушана Саттарова.

Чатырда мастер-класслар гөрләде: балалар тырыша-тырыша милли бизәкләр төшерде, хатын-кызлар ыргак белән бәйләргә өйрәнде. Фестивальне ачу алдыннан яшьләр бүгенге заман шартларында миллилекне ничек сакларга дигән темага сөйләшеп алды. “Барыбыз да туган телдә сөйләшә алмый, әмма бу гореф-гадәтләрне белмәүгә киртә түгел“, — диләр яшьләр. 11 яшьтә генә булса да, Ильяс Бәдретдинов фикерләре белән яшьләрне шаккатырды. “Әби-бабайларыбыз белән күбрәк аралашырга, элек нинди йолалар булганын, аларның нинди җырлар җырлаганнарын, ничек киенгәннәрен сораштырырга кирәк“, — ди ул. Бәдретдиновлар милли чараларга гаиләләре белән йөриләр. Олы уллары Алмаз бу юлы гармун сайратып, егетләрне җырлатса, Ильяс сәхнәдән чыгыш ясап, халыкның күңелен ачты.

Уеннар барган җирдә күбрәк бала-чага бөтерелде. Йомырка салынган кашык кабып ярыштылар, капчык киеп йөгерделәр. Бер төркем яшьләр тарафыннан “Рәхәт” исемле иҗади-проектлар студиясе оешып килә, “СабантуйФест”ны оештыруда катнашу — беренче чирканчык алулары.

Фәнзилә Салихова.

yanarysh.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*