tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшүсмерләргә укырга киңәш ителгән татарча 35 әсәр
Яшүсмерләргә укырга киңәш ителгән татарча 35 әсәр

Яшүсмерләргә укырга киңәш ителгән татарча 35 әсәр

Син кем, беләсеңме? “Укучы”, “бала”, “яшүсмер”, “кеше”, “кыз”, “егет” – исемлекне озак дәвам итәргә мөмкин. Тик үзеңне кем дип кенә атасаң да, иң беренче чиратта син – шәхес. Бүген үз-үзеңне тотышың, нәрсә киюең һәм ашавың, каравың һәм, әлбәттә инде, НӘРСӘ УКУЫҢ синең киләчәктә кем булачагыңа һәм нинди булачагыңа зур йогынты ясый. Шул турыда уйладык та, татар яшүсмеренә укырга киңәш ителгән 35 әсәр исемлеген тәкъдим итәргә булдык.

Айсылу Галиева, Татарстан китап нәшриятенең “Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты” редакциясе хезмәткәреисемлекне төзүче:

– “Әлеге әсәр бар яктан да килгән татар баласын тәрбияләүгә өлеш кертә аламы?” –  исемлек шушы сораудан чыгып булдырылды. Аны төзегәндә мәктәп программасында булмаган әсәрләргә игътибар итәргә тырыштым. Гомумкешелек кыйммәтләренә туры килүләре, тарихыбызны, милли гореф-гадәтләребезне чагылдырулары да мөһим иде.

Үзем бала вакыттан ук бик күп укыйм. Нурихан Фәттахның “Сызгыра торган уклар”ын 8 яшемдә укый башлаган идем,  аңламыйча, тотып аттым. Ә менә 14 яшемдә бик яратып, исем китеп  укыдым аны. Яшүсмер чагымда Майн Ридның “Башсыз җайдак” әсәре бик нык тәэсир иткәне истә калган.

Татар яшүсмеренә укырга киңәш ителгән әсәрләр исемлеге:
1. Каюм Насыйри, “Әбүгалисина”
2. Фатыйх Әмирхан, “Хәят”
3. Гаяз Исхакый, “Ике йөз елдан соң инкыйраз”
4. Гадел Кутуй, “Рөстәм маҗаралары”
5. Әмирхан Еники, “Әйтелмәгән васыять”
6. Аяз Гыйләҗев, “Җомга көн кич белән”
7. Аяз Гыйләҗев, “Өч аршын җир”
8. Ибраһим Сәлахов, “Колыма хикәяләре”
9. Нурихан Фәттах, “Сызгыра торган уклар”
10. Мәгъсум Хуҗин, “Айның уты сүнгән”
11. Мөхәммәт Мәһдиев, “Без – 41 нче ел балалары”
12. Флүс Латыйфи, “Хыянәт”
13. Фәүзия Бәйрәмова, “Күчем хан”, “Алыплар илендә”
14. Адлер Тимергалин, фантастик хикәяләре, “Өйгә таба” (“Кайтыр юллар”)
15. Рәшит Бәшәр, “Җилдә тирбәлүче бишекләр”, “Былбыл оясы”
16. Айдар Хәлим, “Татар солдаты”
17. Мәдинә Маликова, “Кызыл гөл”
18. Җәүдәт Дәрзаман, “Бизмән йолдызлыгы”
19. Айгөл Әхмәтгалиева, “Минем әтинең кызы”
20. Алмаз Гыймадиев, “Хуш, Тамчыгөл!”
21. Рөстәм Галиуллин, “Кафе”
22. Заһид Мәхмүди, “Тәмуг чәчәге”
23. Ләлә Гыймадиева, “Ике әни һәм бер математика”
24. Мөдәррис Әгъләм, “Еракка китеп кара”
25. Фәнис Яруллин, “Җилкәннәр җилдә сынала”
26. Зөлфәт Хәким, “Курку”
27. Зөлфәт, “Йөрәгемне былбыл чакты”
28. Кадыйр Сибгатуллин, җыентык.
29. Фирүзә Җамалетдинова, “Тугрылык”
30. Марат Кәбиров, “Китап”
31. Җәмит Рәхимов, “Батырша”
32. Галимҗан Гыйльманов, “Язмышның туган көне”
33. Вакыйф Нуруллин, “Әгәр син булмасаң”
34. Ләис Зөлкарнәй, “Мәңгелектән исә җил” (җыентык)
35. Мөсәгыйть Хәбибуллин, “Илчегә үлем юк”.

 

yalkyn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*