enrutat
Баш бит / “Яулыгым- йөз аклыгым”
“Яулыгым- йөз аклыгым”

“Яулыгым- йөз аклыгым”

Яулыклар, шәлләр, косынкалар, шарфлар… Никадәр төсләр төрлелеге, никадәр тукымалар төрлелеге! Хатын-кыз иңнәрендә алар ничек матур булып күренәләр! Һәрбер хатын-кызның башларын, иңнәрен җылытып, матурлап безнең тормышыбызга ямь биреп торалар алар.

Актаныш районының Тыңламас авылы клубында яулыкларга багышланган тематик кичә “Аллы- гөлле шәл- яулыгым” дип аталды. Сәхнә күзнең явын алырдай аллы- гөлле бизәкле яулык, шәлъяулык, шәлләр белән бизәлгән иде. Хатын- кызларыбыз сандык төпләрендә кадерләп сакланган яулыклар алып килгәннәр. Яулык кына дисәк тә, аларда тарих чагыла. Россиядә яулыклар 16-17 гасырда барлыкка килгән. Ул чагында ул “канаватка” дип аталган. Алар зур итеп, юка ефәк тукымадан тегелгән. Чигү, бизәкләр төшерү гадәткә кереп киткән.

Авыл хатын- кызлары исә яулыкны үзләре ак, ал ситсыдан теккәннәр. Яулыкларда татар халкының тарихы да чагыла. Әлегерәк безнең әбиләр, әниләр, апаларның башында өрпәк һәм тастар булган. Өрпәк – ул өчпочмаклы яулык, ә тастар – ак киндердән киселгән озынча яулык. Мәсәлән, Әстерхән татарларында да тастар булган. Аны ефәк җепләр белән тамбурлап чиккәннәр. Ләкин яңа төр тукымалар барлыкка килү белән, фабрикада эшләнгән яулыклар киң таралган.

Татар хатын-кызлары аны үзебезнең милли гореф –гадәтләргә туры китереп бөркәнә: ике янәшә почмагын ияк астына бәйләп, яулыкның үзен таратып аркага төшерә, ә бу элеккеге гадәт буенча, баш, муен, ияк, арка һәм иңбашларын каплап торсын өчен шулай эшләнә.

Кичәгә берничә яулык алып килгән Сәвия Муллагалиева, Вәҗирә Хасанова, Мәҗидә Аглиевалар истәлекләре белән уртаклаштылар. Тормыш иптәше бүләк иткән, килене алып кайткан, ерак Бохарадан кайткан һ.б. ефәк яулыклар, әбисеннән, әнисеннә калган чана шәлләре газиз бер истәлек булдып саклана. Яулык, шәлләр халкыбыз җырларында, әдәби әсәрләрдә еш телгә алына.

Кичә барышында яулыкларга багышланган шигырьләр укылды, җырлар башкарылды, халыкның борынгыдан килгән уен- җырлыры “Түбәтәй”, “Миңлебай”, “Шәл бәйләдем”, “Яулык салыш” уеннарын тамашачылар белән уйнадык, “Яулыклар турында ниләр беләбез” дигән викторинаның сорауларына күмәкләшеп җавап бирдек, кызларыбыз төрле рәвештә яулык бәйләү ысулларын күрсәттеләр.

Шәл-яулыклар… Нинди генә тарихи вакыйгалар, кемнәрнең генә язмышлары турында сөйләмиләр алар. Аулак караңгы почмакта үзенең авыр язмышыннан күңеле тулып, яшьле күзләрен яулык очы белән сөрткән татар хатыны… Төрле кызыклы хәлләргә очраганда да кычкырып көлмичә, яулык чите белән авызын каплап, мөлаем генә елмайган татар хатыны… Бәйрәм көннәре җитсә шушы көннәрдә бәйләр өчен генә дип сакланган матур – матур яулыклар сандык төбеннән алына. Менә бүген дә безнең хатын-кызларыбызның башларында чәчкәле яулыклар. Әйе, яулыкларда тарих чагыла. Нинди генә чорны карама, нинди генә халыкның сәнгать үрнәкләрен күзәтмә, һәрберсендә милли бизәкләр. Ефәк җепләр белән чигелгән ак яулык, татар яулыгы-сафлык билгесе. Ак яулык кебек, күңелләребез дә, хыялларыбыз да керсез һәм акъ булсын.

Гөлназ Ахмадишина., китапханәче,

җирлекнең “Ак калфак” хатын- кызлар оешмасы җитәкчесе.

Кәзкәй авылы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*