tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Явлаштаудагы “Ак калфак” – 2015 ел
Явлаштаудагы “Ак калфак” – 2015 ел

Явлаштаудагы “Ак калфак” – 2015 ел

Татарстанның Саба районы Явлаштау авыл китапханәсе каршында оешкан “Ак калфак” бүлекчәсен Галимзянова Равилә апа җитәкли. Пенсиядәге укытучы, авыл тарихын, авыл кешеләрен яхшы белүче, матур чәчәкләр үстерүче, авылның абруйлы хатын-кызларының берсе.

явлаштау 2Февраль аенда “Җырлап узыйк гомер юлларын” дип исемләнгән кичә җыр сәнгатенә багышланды. Борынгы әби-бабаларыбыз заманында һәм хәзерге тормышта җырның тоткан урыны турында сөйләшкәннән соң татар халык җырларын яратып башкаручы Гильмуллина Гөлсирә апага сүз бирелде. Шулай ук җыр турында шигырьләр сөйләнде.

Март аенда Казанда “Ак калфак”оешмасы уздырган кулъяулыклар бәйгесенә Ваисова Ризидәнең ике чиккән кулъяулыгы, Шакирзянова Миннегөл апаның бер кулъяулыгы конкурска җибәрелде.

явлаштау 3Май аенда “Газиз әтием” дип исемләнгән хикәяләр конкурсы игълан ителгән иде. “Ак калфак” оешмасына өйрүче Хузина Вәсилә апа һәм Газизҗанова Фаягөлләр үзләренең язмалары белән катнаштылар. Жюри Галимзянова Равилә апа (берлек җитәкчесе) белән Балтачева Оркыя апалар эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясадылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Спонсор Хузина Вәсилә апа булды.

Әдәбият елы уңаеннан “Серле йөрәк”дигән иҗади бәйге уздырылды. Үзләренең эшләре белән биш кеше катнашты. Ике хикәя, бер парча, ике шигырь тамашачы хозурына җиткерелде. “Ак калфак”лылар барлык эшләргә дә уңай бәя бирделәр. Соңыннан чәй табыны артында әдәбият елында эшләгән эшләр хакында сойләшүләр алып бардылар, киләсе елга эшләнәсе эшләр планлаштырылды.

“Ак калфак”ның Саба районы бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсем Нәкыйп кызы Батырханова

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*