tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Яз гүзәле – 2018”- Әтнә кызы! Әтнә оныгы!
“Яз гүзәле – 2018”- Әтнә кызы! Әтнә оныгы!

“Яз гүзәле – 2018”- Әтнә кызы! Әтнә оныгы!

Казан югары уку йортлары студентлары арасында “Яз гүзәле…” билгеләде. Ул – КФУ студенткасы Илсинә Илсур кызы Тимерова.

Илсинә Күәм авылында яшәүче Хиндия Батталованың оныгы. Әнисе Ләйсән Мәхмүт кызы Батталова Актаныш егетендә тормышта. Ире Илсур да, үзе дә, Ләйсәннең апасы Сүрия дә үзләренең гомерләрен матбугатка багышлаган кешеләр- журналистлар. Илсинә дә булачак журналист. Без Илсинәне зур җиңүе белән котлыйбыз.

Февраль аенда әлеге бәйгенең положениесе чыккан иде. Таләпләре саллы. Искә төшерик.

Анда катнашучы үзе турында сөйләргә, жюри белән аралашырга һәм алдан әзерләп килгән вокал, хореография һәм башка сәнгать номерын күрсәтергә тиеш иде. Казанда узган   бу бәйгенең проект җитәкчесе Алия Касыймова.

“Без кызларның гаризаларын 14 февральгә кадәр кабул итәбез, шуннан соң сайлап алу туры үткәрәбез. Бу турда жюри 10 кызны сайлап ала. Кызлар финалга үтеп, әзерләнә башлыйлар. Быел безнең юбилей елы, яңа сәхнәгә чыгабыз. Конкурсның максаты – инде икенче ел катнашучыларга яңа белемнәр бирү”, – дип сөйләде Алия Касыймова.

Сайлап алу турында катнашучы кыз үзе турында сөйләячәк, жюри белән аралашачак һәм алдан әзерләп килгән вокал, хореография һәм башка сәнгать номерын күрсәтәчәк. Бу этаплар “Үз-үзеңне күрсәтү”, “Аш-су”, “Интеллект”, “Милли кием” һәм “Иҗат” конкурсларын үз эченә ала.

Конкурста катнашучыларга таләпләр:

  • татар телен яхшы белү;
  • сөйләм культурасы;
  • зирәклек;
  • грация һәм хәрәкәт пластикасы.

Чара Казан дәүләт энергетика университеты, Университетның студентлары һәм аспирантларының беренчел профсоюз оешмасы, тулай торак студентлар советы һәм “Идел” яшьләр үзәге ярдәмендә оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*