tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Яз. Тукай. Ватан»
«Яз. Тукай. Ватан»

«Яз. Тукай. Ватан»

31 мартта Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Казан шәһәре мәгариф идарәсе белән берлектә  Казан шәһәре укучылары арасында «Яз. Тукай. Ватан» дип исемләнгән мәктәп театр коллективлары фестивале уздыра.  Фестиваль артист, драматург, режиссёр Габдулла Кариевның һәм Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырыла.

Фестивальнең социаль партнерлары: Г. Кариев исемендәге Казан Татар Дәүләт яшь тамашачы театры, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге, “Сәхнә” һәм “Салават күпере” журналы редакцияләре, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, “Гармония” гаилә үзәге.

Фестиваль мәктәп укучылары һәм яшьләр арасында ана теленә мәхәббәт уяту, милләтпәрвәрлекне арттыру, укучыларның мәдәни белемен камилләштерү, талантлы яшьләрне барлау һәм аларга булышу, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы иҗади, креатив карашлы шәхесләр үстерү  максатыннан  оештырыла.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*