tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Язгы гөрләвекләр” гөрләде
“Язгы гөрләвекләр” гөрләде

“Язгы гөрләвекләр” гөрләде

Тубылда һәр елны март аенда “Язгы гөрләвекләр” исемле балалар иҗат фестивале уздырылып килә.

“Язгы гөрләвекләр -2014” дигән балалар һәм яшүсмерләрнең иҗат фестивале шәһәрдә 12 нче тапкыр оештырылды. Бу чарада шәһәр һәм Тубыл районы мәктәпләреннән балалар чыгыш ясадылар. Катнашучыларның саны илледән артык иде. Жюри рәисе Тубыл шәһәре мәдәният һәм туризм комитеты рәисенең урынбасары Лилия Дмитриева балаларны котлап уңышлар теләде. Биш сәгать дәвамында мәдәният үзәге сәхнәсеннән фестивальдә катнашучылар уен коралларында уйнадылар, җыр, бию, нәфис сүз жанрында көч сынаштылар.Төрле жанрларда призлы урыннар яулаучылар арасында Ләйсан Ниязова, Радмила Шарипова, Руслана Көлмәмәтова, Милена Аллашова, Эльмира Ниязова, Айгөл Мәүлекаева, ”Ләйсан”, ”Соцветие” ансамбьләр бар иде. Декоратив–гамәли сәнгать түгәрәкләрендә шөгыльләнүче балаларның иҗат эшләре буенча оештырылган күргәзмәне укучылар, кунаклар, тамашачылар кызыксынып карады, тиешле бәя бирде. ”Язгы гөрләвекләр” фестивалендә катнашкан һәрберсенә бүләк һәм дипломнар тапшырылды. Беренче урынны яулаучылар кәрәзле телефоннар белән бүләкләнделәр. Балчыктан сыннар әвәлүче оста Нүрия Маметованың укучыларының хезмәтен мактап, җылы теләкләрен юллады танылган рәссам Эдуард Тушаков. Быел да актив һәм тырыш укытучылар: Н.Ф.Хакимовага, Б.С.Ниязовага, Д.Н.Абсалямовага, Н.Я.Маметовага, С.М.Гилеевага, Т.М.Тимкановага, Хуҗайлан, Полуяново, Ворогушино мәктәп җитәкчеләренә оештыручылар рәхмәтләрен белдерәләр. Кызганычка, быел сазлыклар артында урнашкан Лайтамак, Вәчир авыллары мәктәпләреннән, юл булмаганлыктан укучылар килә алмадылар.

фото тобольск 1

“Язгы гөрләвекләр” балалар иҗат фестивален үткәрү традицияга әверелде. Яңа талантлар ачкан чарадан укучылар да, җитәкчеләре дә күтәренке кәефтә таралыштылар. Сәхнә яраткан талантлы укучыларыбызның саны елдан ел арта баруын күрсәткән фестиваль озын гомерле булсын.

Римма Өметбаева, Тубыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*