tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Язгы тамчы” Ижауга яз алып килде
“Язгы тамчы” Ижауга яз алып килде

“Язгы тамчы” Ижауга яз алып килде

Яз кояшы җылы нурларын сибә башлаган вакытта ел саен Ижау шәһәрендә традиция буенча татар-башкорт көйләрен башкаручыларның төбәкара «Язгы тамчы» инструменталь фестиваль-конкурсы үтә. Конкурсның беренче этабы дистанцион рәвештә — җибәрелгән видеоматериалларны карау нигезендә үтте. Конкурсның максаты — талантлы балаларны барлап, татар музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, татар зыялыларын үстерү, гүзәл сәнгать дөньясына әйдәү. Беренче тапкыр узган конкурста катнашкан балаларның күбесе махсус музыкаль белем алып, бүгенге көндә төрле дәрәҗәле коллективларда эшли яисә балаларга белем бирә.

Фестиваль-конкурска 100гә якын бала катнашты. Шунысы сөен­дерә: елдан-ел географиясе киңәя. Агымдагы елда хәтта Яр Чаллы шәһәреннән 7 яшьлек Ләйлә Сизова да катнашты (бәйгедә иң кечкенә катнашучы). Пермь өлкәсеннән, Татарстанның Әгерҗе районыннан килгән яшь музыкант­лар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Пермь өлкәсе Чайковский шәһәреннән килгән Егор Хәйдәров бәйгедә беренче генә катнашмый. Үткән бәйгедә икенче урын алган булса, быел инде ул беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнеп, курайда уйнавы белән сокландырды. Можга шәһәреннән Максим Әхмәдуллин үз баяны, хәтта уз урындыгы белән килгән, дүрт ел элек “Әпипә”не уйнаса, бүген катлаулырак әсәрләргә күчкән. Ә менә Паюра авылы малай-кызларына алар кебек музыка мәктәбенә йөрү бәхете тими, авыл клубында шөгыльләнәләр, инструментлары да совет чорыннан калган. “Яңа инструмент булса, әйбәтрәк уйнар идек”, — ди алар. Әти-әниләр, укытучылар: “Балаларыбызга музыка аша милли үзаң тәрбиялисе килә”, — диләр.“Асылъяр” җыр-бию ансамбле — бәйгенең горурлыгы! Җитәкчеләре, укытучылары Лариса Гайнетдинова һәм Сергей Тепинга зур рәхмәтләр! Фортепиано, скрипка, флейта, баян, аккордеон, балалайка, гармун, курай, кубыз, дом­ра кебек уен коралларында татар классик әсәрләрен башкару зур көч сорый. Аның артында күпме йокысыз төннәр, укытучылар тырышлыгы ята.

Әлеге бәйгене оештыруда төп көч булып Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Илсур Миңнемуллин, Халыклар дуслыгы йорты белгечләре Лариса Гайнетдинова, Ализа Хурамшина, музыкантларга көч һәм рух бирүче Гайсә Талипов тора.
Фестиваль-конкурсны кызыклы итеп Риф Хәсәншин, Диния Кәримуллина, Ильяс Бәдретдинов алып барды. Алар тамашачыларны татар-башкорт халкының уен кораллары белән таныштырдылар, ноталар дөньясына сәяхәт оештырдылар.

Әйе, мәдәниятне күтәрү — игелек­ле эш. Теле, җире, мәдәнияте булган халыкның гомере бар, дибез. Татар музыка сәнгате бәйгесендә өлкәннәрнең аягына басып килүче балаларыбыз, яшьләребез бар икән, киләчәгебез өметле. Моңа ничек сөенмисең! Әлеге бәйгедә катнашкан талантлы балаларга, яшьләргә тормышта үзләренең лаеклы урыннарын табуларын, һәрчак шулай гүзәллеккә, яңа җиңүләргә омтылып, матур яшәүләрен телибез!

I дәрәҗә диплом ияләре

  • “Асылъяр” җыр һәм бию ансамле, Ижау шәһәре Баграм Бикиев — Можга шәһәре, сәнгать мәктәбе (фортепиано)
  • Лилиана Садыйкова — Әгерҗе, сәнгать мәктәбе (фортепиано)
  • Егор Хәйдәров — Чайковский шәһәре, 2нче сәнгать мәктәбе (курай)
  • Элина Гыйлаҗева — Әгерҗе, сәнгать мәктәбе (фортепиано)
  • Әдилә Сәйфетдиарова — Ижау, 6нчы сәнгать мәктәбе, (фортепиано)
  • Тимур Галамов — Ижау, 6нчы сәнгать мәктәбе, (фортепиано)
  • Амалия Гыйльметдинова — Можга, сәнгать мәктәбе, (фортепиано)
  • Алена Власова — Әгерҗе, сәнгать мәктәбе, (домра)
  • Валерия Сюрсина — Ижау, 1нче сәнгать мәктәбе, (скрипка)
  • Алевтина Кузнецова — Кече Пурга, сәнгать мәктәбе, (аккордеон)
  • Тимофей Байсаров — Кече Пурга, сәнгать мәктәбе, (баян)

II дәрәҗә диплом ияләре

  • Ләйлә Сизова — Яр Чаллы, 3нче сәнгать мәктәбе, (фортепиано)
  • Альмира Арсланова — Әгерҗе, сәнгать мәктәбе, (домра)
  • Максим Әхмәдуллин — Можга, сәнгать мәктәбе, (баян)
  • Алмаз Шакиров — Можга, сәнгать мәктәбе, (баян)
  • Искәндәр Хәсәнов — Әгерҗе, сәнгать мәктәбе, (баян)
  • Венера Садыйкова — Әгерҗе, сәнгать мәктәбе, (фортепиано)
  • Самира Гомәрова — Можга, сәнгать мәктәбе, (фортепиано)
  • Мария Фәттахова — Кизнер, сәнгать мәктәбе, (домра)
  • Курайчылар ансамбле — Чайковский шәһәре, 2нче сәнгать мәктәбе (курай)
  • Кыллы ансамбль — Ижау, 6нчы сәнгать мәктәбе, (балалайка, домра)
  • Баянчылар һәм аккордеончылар ансамбле — Ижау, 6нчы сәнгать мәктәбе, (баян, аккордеон)

Рәфилә Рәсүлева, Ижау
yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*