tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучы белән очрашу
Язучы белән очрашу

Язучы белән очрашу

Чаллы шәһәренең 12нче татар китапханәсендә язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова белән очрашу булды. Бу очрашуның төп темасы – тарихчы Михаил Худяковның 120 еллыгы һәм язучы Фәүзия Бәйрәмованың яңа чыккан “Сахалин утравы һәм татарлар” китабын халыкка тәкъдим итү булды. Ике тема буенча да Фәүзия Бәйрәмова үзе чыгыш ясады, чөнки ул Михаил Худяков турында ике фәнни китап авторы, аның 2006 елны яклаган кандидатлык диссертациясе дә Михаил Худяков буенча иде.

Фәүзия Бәйрәмова Худяковның татар тарихына керткән зур өлеше турында сөйләде, аның “Очерки по истории Казанского ханства” китабына зур бәя бирде, татарлар турында мондый гадел хезмәтнең Худяковка кадәр дә, аннан соң да әле булмавын әйтте. Ул шулай ук үзенең бу көннәрдә Михаил Худяковның туган якларында – Малмыжда һәм Киров шәһәрләрендә булганлыгын, аларда бу бөек тарихчы мирасы буенча алып барылган эшләр турында сөйләде. Кызганычка каршы, Малмыжда Михаил Худяков туып-үскән йорт җимертеп ташланган, биредә аның исемендәге урам да юк, бары тик музейда соңгы елларда “Худяков укулары” дип аталган чаралар уздырыла башлаган, быелгысына Фәүзия Бәйрәмова да чакыру алган. Киров шәһәрендә исә үзәк китапханәдә Худяковның туган көнендә (1894, 15 сентябрь) китап күргәзмәсе үткәрү белән чикләнгәннәр, музейларында берни дә эшләнмәгән. Кызганычка каршы, быел Казанда да Михаил Худяковның юбилее берничек тә билгеләнеп үтмәде, бу бушлыкны Чаллы шәһәрендә үткәрелгән “Хакыйкатькә юл урау” дип аталган шушы очрашу азмы-күпме тутырды.

“Сахалин утравы һәм татаралар” дип аталган китабы турында да Фәүзия Бәйрәмова очрашуга килүчеләргә күп мәгълүмат бирде. Шунысын да әйтергә кирәк, бу китап – Сахалин утравы һәм андагы татар тарихы, милләттәшләребез тормышы турында беренче фәнни-популяр китап. Автор сөйләве буенча, анда утрауның борынгы төрки-татар чоры да, кытай-япон заманнары да, империя-каторга еллары да, совет чоры да, бүгенге көн дә киң яктыртылган. Китапта шулай ук катрожан татарларның һәм узган гасырның утызынчы елларында репрессиягә эләккән милләттәшләрнең исемлеге бирелгән, сугыштан соң Сахалинга күчерелгән авыл татарларының язмышы сурәтләнгән. Бу китабын язар өчен Фәүзия Бәйрәмовага Сахалин утравында айга якын яшәргә, анда татарлар көн күргән 8 шәһәрдә, 2 авылда булырга, йөзләгән милләттәшебез белән очрашырга, архивларда, музейларда, китапханәләрдә эшләргә туры килгән. Китапта шулай ук йөзләгән фото бирелгән, ахырында рус телендә саллы өземтә дә урнаштырылган.

Очрашуда язучы Айдар Хәлим, китапханә мөдире Алмазия Шәехова һәм башкалар чыгыш ясадылар, язучыга күп кенә сораулар бирелде, бу хезмәтләре өчен зур рәхмәт әйтелде. Чаллы шәһәренең 12нче татар китапханәсе язучылар белән мондый очрашуларны еш уздыра башлады, анда катнашучыларның саны да елдан-ел арта бара. Язучы-тарихчы Фәүзия Бәйрәмова белән булган бу

очрашу да мәдәният елында матур бер истәлек, мәгънәле һәм файдалы бер чара булып шәһәр тарихына кереп калды.

Тарихи-мәдәни мирас фондының матбугат үзәге

2014 ел, 25 сентябрь

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*