tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучылар берлеге Тукай премиясенә биш язучыны тәкъдим итә
Язучылар берлеге Тукай премиясенә биш язучыны тәкъдим итә

Язучылар берлеге Тукай премиясенә биш язучыны тәкъдим итә

Татарстан Язучылар берлеге биш язучыны Тукай премиясенә тәкъдим итә. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га Берлекнең идарә утырышында катнашучылар әйтте.

Язучылар берлеге идарәсе күпчелек тавыш белән Рауль Мир-Хәйдәров, Факил Сафин, Фәүзия Бәйрәмова, Лирон Хәмидуллин һәм Галимҗан Гыйльманов кандидатураларын үткәргән.

Идарәдә барлыгы 15 кандидатура каралган. Арада Марат Әмирханов, Әхәт Гаффар, Илсөяр Иксанова, Рәфкать Кәрами, Рашат Низами, Фәрит Яхин, Ленар Шәех һәм башкалар да булган.

Хәзерге вакытта Берлек җитәкчелеге Тукай исемендәге Дәүләт премиясе комиссиясенә әлеге язучыларның документларын әзерли.

Тәкъдим ителгәннәрнең дүртесе идарә әгъзалары һәм идарә әгъзаларына якын кешеләр.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*