tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучылар берлегенә яңа әгъзалар кабул ителде
Язучылар берлегенә яңа әгъзалар кабул ителде

Язучылар берлегенә яңа әгъзалар кабул ителде

Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы идарә утырышы узды. Идарә утырышында Татарстан Республикасының Язучылар берлегенә яңа әгъзалар кабул ителде. Алар — яшь шагыйрә Гөлүсә Батталова һәм рус телендә иҗат итүче Марат Морев. Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәгълүмат өчен. Марат Морев – Бөгелмә шәһәрендә яшәп иҗат итүче яшь прозаик. Гөлүсә Батталова – Әтнә районында яшәп иҗат итүче шагыйрә.

Утырышта шулай ук ике идарә арасында башкарылган эшкә хисап ясалган, әдәби ел йомгакларында чыгыш ясаучы язучылар билгеләнгән, октябрь аенда булачак юбилей чараларына әзерлек мәсьәләләре тикшерелгән.

Татарстан Язучылар берлегендә эшләп килүче әдәби остаханәләрнең икесенә яңа җитәкчеләр билгеләнүе дә билгеле булды. Хәзер шигърият остаханәсен Фәйрүзә Мөслимова җитәкли, ә әдәби тәнкыйтъ остаханәсен Әлфәт Закирҗанов алы барачак.

Шулай ук идарә утырышы карары белән, балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен язучыларга һәм иҗат коллективларына бирелә торган мәртәбәле премиягә 2014 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Алдамыйм» шигырьләр җыентыгы өчен Ленар Шәех лаек булган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*