tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучылар бәйрәм итә
Язучылар бәйрәм итә

Язучылар бәйрәм итә

3-нче февральдә Җир шарында Язучылар көне билгеләп үтелә. “Язучы” дигәндә без иң әүвәл нинди дә булса иҗтимагый оешмада, бу очракта, әлбәттә, Язучылар берлегендә, әгъзалыкта торучы, күңеленнән саркып чыккан изге сүзне ак кәгазь битләренә уеп, укучыларга ирештерүче, шул язганнары белән кешеләрне яхшылыкка, яктылыкка өндәүче каләм әһелен күз алдына китерәбез. Бөтен дөнья буйлап барлаганда шундый каләм әһелләре ничә мең яки миллионга җыеладыр, әйтә алмыйм. Ә безнең Татарстан Язучылар берлегендә әгъза булып торучы язучылар саны 400-гә якынлашып килә.  Саный китсәң, бүгенгә берлектә тормаган актив каләм тибрәтүчеләр дә шактый җыела. Җир шарының төрле кыйтгаларына сибелеп гомер итүче, рәсми санауларга караганда 7 миллион, чынлыкта  шактый күбрәк татар халкы өчен күптерме шулкадәр язучы, әздерме – хикмәт анда түгел. Хикмәт, алда әйтелгәнчә, язган әсәрләре белән адәм балаларын яхшылыкка, игелек, татулыкка өндәү, үз милләтең белән горурлану хисләре тәрбияли алудадыр.

Язучы үзе яши торган заманнан бер генә адым булса да алданрак атларга тиеш дип, юкка гына әйтмиләрдер. Бу очракта илебезгә кара яу булып ябырылган немец илбасарларына каршы  беренчеләрдән булып яуга күтәрелгән 123 татар язучысын әйтеп китү дә җитәдер. Шулар арасыннан  40-ы Язучылар берлеге әгъзасы.   34 язучыбыз кара яуда башын сала. 6-сы – җәлилчеләр.

Бүгенге тыныч тормышта да кайсы гына өлкәдә хезмәт итми язучыларыбыз. Безнең Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында да өч язучы милләтебез киләчәге матур булсын, балалар, оныкларыбыз ата-баба мирасын кадерләп сакласын өчен дип хезмәт куя. Алар –  Дамир Гыйсметдинов, Шәмсия Җиһангирова, Булат Ибраһимов.

Хөрмәтле каләмдәшләр! Бәйрәмебез мөбарәк булсын! Яңадан-яңа иҗат җимешләребез белән укучыларыбызны куандырып, милләтебез тәрәккыяте өчен файдалы, кирәкле әсәрләребез белән үзебездән өлеш кертергә язсын!

                                           Шәмсия Җиһангирова, шагыйрә,

                                           Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*